Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков белән очрашты

20.09.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә.

Эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов Россия Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков белән очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов, КФУ ректоры Илшат Гафуров, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Гыйльметдинов та катнашты.

Шулай ук 2021 - 2022 елларда Татарстан Республикасы белән Россия Федерациясе Фән һәм югары белем бирү министрлыгының үзара хезмәттәшлеге юнәлешләре буенча берничә уртак профильле программаны гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды.

Моннан тыш, илнең уку йортларында куркынычсызлыкны тәэмин итү темасына да кагылып үтелде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина. "ТНВ" Мәскәү филиалы материаллары буенча.