Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстанындагы татар диаспорасы вәкилләре белән очрашты

24.11.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстанындагы татар диаспорасы вәкилләре белән очрашты.

Очрашу Җиддәдә Россия Генераль Консуллыгында узды.

Хәзерге вакытта Согуд Гарәбстанында 200ләп татар яши, аларның төп өлеше Әр Рияд, Җәмил, Дамма, Җиддә, Мәдинә һ.б. шәһәрләрдә урнашкан.

Соңгы елларда Согуд Гарәбстанына эшкә яки укырга баручы татарларның эмиграциясенең яңа дулкыны активлашты. Алар монда вакытта җирле татарлар белән элемтәдә торырга омтыла. 2020 елда Согуд Гарәбстанында яшәүче татарларны берләштерү эшен актив ватандашлар башлап җибәрде.

Киләчәктә планда милли тәңгәллекне, татар телен саклап калу һәм аны үсеп килүче буынга тапшыру максатыннан, татар җәмгыяте төзү.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.