Рөстәм Миңнеханов Җиддәдә «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең пленар утырышында катнаша

24.11.2021

Бүген Җиддәдә (Согуд Гарәбстаны Мәмләкәте) «Россия – ислам дөньясы: хезмәттәшлек перспективалары» темасына багышланган «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышы ачылды.

Утырышта Татарстан Республикасы Президенты – «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов катнаша.

Исегезгә төшерәбез, төркем утырышын уздыру инициативасы 2017 елның февралендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ике Изге урын Сакчысы Сакчысы-Әмир Салман бин Габдел Газиз Әл Согуд белән очрашу вакытында яңгыраган иде.

Төркем утырышы Интернет челтәрендә онлайн режимда трансляцияләнә .https://www.alekhbariya.net/ar к

Утырыш тематикасы Россия Федерациясенең мөселман илләре белән хезмәттәшлегенең яңа мөмкинлекләре, шулай ук халыкара хәлнең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышуны күздә тота.

Утырыш барышында шулай ук диниара диалог һәм үзара аңлашу, Россия һәм Ислам дөньясы дәүләтләре арасында сәүдә-икътисадый багланышлар, халыкара тотрыклылык мәсьәләләрен исәпкә алып, дөнья үсешенең яңа модельләрен формалаштыру турында фикер алышу булачак.

Чараның кунаклары һәм спикерлары арасында: Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе, Хөсәйн Ибраһим Таха – Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы Генераль секретаре; Вәлид бин Габдел Кәрим – Согуд Гарәбстанының Тышкы эшләр министры урынбасары; Фәрит Мөхәммәтшин – Федерация Советының Халыкара эшләр буенча комитеты рәисе урынбасары, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе урынбасары; Мөхәммәд Әл-Исам – Бөтендөнья ислам лигасы генераль секретаре; Найеф Фәләх Әл-Хаҗраф – Фарсы култыгы гарәп илләре хезмәттәшлеге советы Генераль секретаре; Әхмәд Катаби – Гарәп Дәүләтләре Лигасы Генераль секретаре Киңәшчесе; Мөхәммәт Хураиши Ниасс – Ислам хезмәттәшлеге оешмасы әгъзалары булган дәүләтләрнең парламент берлеге Генераль секретаре; Ильяс Умәханов – Федерация Советының фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты беренче урынбасары, Хаҗ оештыру мәсьәләләре комиссиясе рәисе.

Моннан тыш, Җиддәдә Татарстан Республикасы делегациясе составында Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл да бар.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.