Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья ислам лигасы Генераль секретаре урынбасары доктор Габделрахман Әлзәед белән очрашты

24.11.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья ислам лигасы Генераль секретаре урынбасары доктор Габделрахман Әлзәед белән очрашты.

Очрашу Җиддәдә (Согуд Гарәбстаны Мәмләкәте) узды, анда «Россия - ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышы уза.

Бөтендөнья ислам лигасы 11 төрле халыкара оешманы үз эченә ала. Шулай ук бөтен дөнья буенча әлеге оешманың 45 филиалы бар. 6 уку йорты һәм 13 ислам үзәге булдырылган. Бөтен дөнья буенча 17 офис эшли.

Бөтендөнья ислам лигасы Генераль секретаре урынбасарын сәламләп, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бу – Төркемнең Россиядән читтә яңа составтагы беренче утырышы. Ул искә төшергәнчә, соңгы тапкыр алар 2019 елда Татарстанда очрашканнар, Шәех визиты нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Мөселманнары диния нәзарәте һәм Бөтендөнья ислам лигасы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланган.

«Без Россия – Согуд Гарәбстаны мөнәсәбәтләре кысаларында хезмәттәшлекне үстерүгә зур игътибар бирәбез. Согуд Гарәбстанының төрле өлкәләрдәге уңай тәҗрибәсен игътибар белән өйрәнәбез һәм сәүдә-икътисадый һәм гуманитар кооперацияне тирәнәйтү белән кызыксынабыз», - диде Рөстәм Миңнеханов.

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте.