ТР Хөкүмәте йортында Татарстанда юл эшләре программалары үтәлеше нәтиҗәләре буенча брифинг узды

23.11.2021

Татарстанда юл эшләре программасы уңышлы төгәлләнә. Аның гомуми суммасы - 38,6 млрд сум.

Бу хакта Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта хәбәр итте.

Быел Татарстанда барлыгы 33 км федераль юл төзекләндерелде.Төбәк юлларында 79,4 км автомобиль юлы, 1 юл үткәргеч һәм 6 күпер төзелде һәм реконструкцияләнде; 488,9 км автомобиль юлы һәм 5 күпер ремонтланды.

Торак пунктларда гомуми озынлыгы 148 км булган 349 урам норматив хәлгә китерелде, комлы-вакташ белән капланды. Гомуми озынлыгы 124 км булган 238 урамда асфальт-бетон өслекле юлларга ремонт ясалды.

“Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары” илкүләм проект кысаларында зур күләмле эшләр башкарылды.

Министр шулай ук хәбәр иткәнчә, кышкы чорда төбәк автомобиль юлларын 9 генподрядчы оешма карап торачак. Алар карамагында 1157 берәмлек махсус техника бар. Юл хезмәткәрләре тарафыннан 52 бозлавыкка каршы материаллар базасы әзерләнгән.

 

 

 


ТР Президенты матбугат хезмәте