Рөстәм Миңнеханов «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең пленар утырышында катнашучыларга Россия Президенты Владимир Путинның сәламләү сүзләрен укыды

24.11.2021

Бүген Җиддәдә (Согуд Гарәбстаны Мәмләкәте) «Россия – ислам дөньясы: диалог һәм хезмәттәшлек перспективалары» темасына багышланган «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең пленар утырышы ачылды.

Утырыш «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме җитәкчесе – Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә уза.

Утырышның пленар өлешен ачып, Рөстәм Миңнеханов утырышта катнашучыларга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның сәламләү сүзләрен укыды.

«Сезне «Россия - ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең чираттагы утырышын ачу уңаеннан сәламлим.

Ике Изге урын Сакчысы, Галиҗанәп Әмир Сәлмән бән Габдел Газиз Әл Согудка бу очрашуны оештыруга күрсәткән шәхси игътибары өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәсем килә.

Россия ике яклы линия буенча да, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы белән диалог кысаларында да мөселман илләре белән дустанә элемтәләрне үстерүгә зур игътибар бирә.

Шунысы мөһим, безнең позицияләр күп кенә актуаль мәсьәләләр буенча төбәк һәм глобаль көн тәртибе бик якын.

Без бергә хокук өстенлегенә һәм дәүләтләрнең тыныч яшәвенә, көч диктатыннан ирекле һәм теләсә нинди дискриминация рәвешләреннән азат булуга нигезләнгән гадел демократик тәртип төзү өчен тырышабыз.

Төркем утырышының көн тәртибе һәрвакыттагыча бик бай. Төбәк конфликтларын һәм кризисларны җайга салу, халыкара терроризм һәм экстремизм янауларына каршы көрәштә үзара хезмәттәшлек юллары турында фикер алышырга кирәк булачак.

Сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, гуманитар һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек проблемасы җитди игътибарга лаек.

Сезнең уртак эшегез конструктив һәм нәтиҗәле булыр, безнең илләр халыклары арасында үзара аңлашуны һәм ышанычны ныгытуга хезмәт итәр дип ышанам.

Сезгә уңышлар, шулай ук иң изге теләкләр телим", - диелә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның сәламләү текстында.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.