Яңалыклар

01.02.2022

Татарстанда бонд зонасы барлыкка килүне көтәргә кирәкме, таможняда тәртип бозучыларны күп тоталармы һәм бер ел эчендә монда маркировкаланмаган күпме товар тартып алганнар, боларның барысы хакында  Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстан таможнясы башлыгы, таможня хезмәте генерал-майоры Марат Гәрәев сөйләде.

29.01.2022

Татарстан Республикасында Covid-19 белән авыручыларның гомуми саны  пандемия башланганнан бирле 47 536 кеше, ягъни 100 мең кешегә 1220,7 тәшкил итте.

Шул ук вакытта 2021 елның декабрендә 4649 очрак ачыкланган, 1 гыйнвардан 29 гыйнварга кадәр – 4834 очрак.

Әйтик, 29 гыйнварда – 506 очрак, 28 гыйнварда – 412, 27 гыйнварда – 378, 26 гыйнварда – 368 очрак, 25 гыйнварда 348 очрак теркәлгән.

36%ка омикрон геноварианты ачыкланды. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Марина Патяшина хәбәр итте.

29.01.2022

Татарстан Республикасында Covid-19 белән авыручылар саны бер атна эчендә өч тапкыр арткан. Бу омикрон штаммының бик тиз таралуына бәйле. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә хәбәр итте.

Киңәшмә барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

29.01.2022

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә сукбай этләрнең агрессивлыгы һәм бу проблеманы ничек хәл итәргә кирәклеге турында сөйләштеләр. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

29.01.2022

Татарстанда торак-коммуналь хезмәтләр өчен халыкның бурычы 2022 елның 1 гыйнварына 8 миллиард сумга якын тәшкил иткән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

29.01.2022

Татарстан Республикасында, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт торак фонды белән берлектә, 2022 елга торак төзелеше программасы формалаштырылган. Программа 18 гыйнварда расланган, аның күләме – 2 млн 755 мең кв. метр. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

28.01.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ-мастер» командасын «Дакар – 2022» ралли-марафонында чираттагы соклангыч, ышанычлы һәм лаеклы җиңүләре белән котлады. Ул ассызыклаганча, җиңүчеләрнең 19 нчы титулына аларның югары спорт осталыгы, көйле команда рухы һәм җиңүгә омтылыш китерде.

Бүген Казан Кремлендә «Дакар-2022» ралли-марафонында җиңүче «КАМАЗ-мастер» командасын хөрмәтләү тантанасы узды.

28.01.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Bertsch (Австрия) холдингы җитәкчелеге вәкилләре белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Авыл хуҗалыгы юнәлешендәге проектларны гамәлгә ашыруда, терлекчелек продукциясен эшкәртү, шулай ук энергетика өлкәсендә хезмәттәшлек итү мәсьәләләре каралды.

27.01.2022

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышын уздырды. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

27.01.2022

Татарстанның нефть-газ химиясе комплексының төп предприятиеләре 2021 елда җитештерүне 6,8% ка арттырганнар. Бу хакта «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советында компаниянең генераль директоры Рафинат Яруллин хәбәр итте. Утырыш Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды.

Битләр: << 521 522 523 ( 524 ) 525 526 527 528 529 530 >>