Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты доценты, Татарстанның яшь галимнәр һәм белгечләр хәрәкәте башкарма комитеты рәисе Юлия Кариева белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның медицина учреждениеләренә башлангыч медик-санитар ярдәм күрсәтү өчен автомобиль ачкычлары тапшырды.
Автомобильләрне тапшыру тантанасы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасы каршындагы мәйданда узды.
Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар катнашты.
Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышы белән авыручылар санының кимү тенденциясе күзәтелә. Шул ук вакытта грипп һәм ОРВИ белән авыручылар санының артуы күзәтелә: ноябрьдә атна саен 27 меңгә якын авыру теркәлгән булса, декабрь аенда атналык авырулар саны 30 меңгә якын кеше тәшкил итә. Грипп буенча эпидемия чиге олы яшьтәгеләр һәм укучылар арасында артып киткән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә хәбәр итте.
Татарстанда 11 айда терлекчелек эше йомгаклары турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Треьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Татарстан Республикасында социаль-мәдәни өлкә объектларын төзү буенча 17 республика программасын үтәү күләме 96%ка җиткән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Бүген Чаллыда “Ростех” Дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов рәислегендә “КАМАЗ” ГАҖ Директорлар советының агымдагы елда йомгаклау утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов Югары Ослан муниципаль районының 90 еллыгына багышланган тантаналы чараларда катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Ватан Геройлары Көне уңаеннан мөрәҗәгате.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә карата мөрәҗәгате.
Көчле Россиянең нигезе - кешеләр иминлеге. Татарстанлыларның иминлеге - безнең уртак хезмәтебез нәтиҗәсе. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасында белдерде.
Бүләкләр тапшыру тантанасы Казан Кремлендә узды.