Рөстәм Миңнеханов җәмәгать урыннарында сукбай этләрнең агрессивлыгы турында барлык хәбәрләргә һәм сигналларга оператив рәвештә реакция белдерергә кушты

29.01.2022

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә сукбай этләрнең агрессивлыгы һәм бу проблеманы ничек хәл итәргә кирәклеге турында сөйләштеләр. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Рөстәм Миңнеханов гражданнарның куркынычсызлыгын тәэмин итү, сукбай этләрнең кешеләргә һөҗүмен булдырмау мәсьәләсен күтәрде. «Без еш кына хуҗасыз этләр белән дөрес мөрәҗәгать итмәүләре турында сөйләшәбез, әмма карагыз әле, этләр һөҗүменә дучар булган кешеләр, балаларга ниләр булганын күрегез, - дип игътибар итте Татарстан Президенты. - Хәтта сез өлкән кеше булсагыз да, һөҗүм иткәндә түгел, ә бәлки 5-6 сукбай эт якынлашканда ук үз-үзегезне ничек тотарсыз? Ә хатын-кызга нишләргә, балага нишләргә? Бу бит коточкыч. Йортсыз хайваннар буенча күп кенә очраклар матбугатка барып җитми. Кешеләрнең иминлеген тәэмин итү өчен җаваплы кешеләр бу хакта сөйләшергә тиеш».

Рөстәм Миңнеханов сукбай этләрнең кешеләргә һөҗүм итүләре буенча федераль дәрәҗәдәге кайбер фактларны китерде. Байкал арты краенда 22 гыйнвар көнне этләр 7 яшьлек кызга һөҗүм итә, ул һәлак була. 26 гыйнварда Әстерхан өлкәсендә этләр 58 яшьлек ир-атны һәлак итә.

«Берничә санны атыйм - «Инцидент менеджмент» системасында 2021 елда социаль челтәрләрдә гражданнарның әлеге тема буенча 1447 шикаятье ачыкланган, һәм бу 2020 елга караганда 42%ка күбрәк», - дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов. Ул аныклап узганча, бу – социаль челтәрләрдә чагылыш тапкан фактлар гына, ләкин күп кенә очраклар хәтта билгеле түгел.

Ул шулай ук республикада 2021 елда – былтыр апрель аенда – Зеленодоьск районының Осиново авылында, Аккош күле тирәсендә, май аенда Чаллы тимер юл вокзалында сукбай этләрнең кешеләргә һөҗүм итү фактлары турында искә төшерде. Һәм бу рәсми статистикага эләгү генә, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

«Йортсыз этләрнең агрессивлыгына бәйле шундый ук фактлар быел да бар, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Быел 1 гыйнвардан массакүләм мәгълүмат чараларына бу хакта 66 тискәре материал эләгә. Бу атнада 27 гыйнварда ТР Муниципаль берәмлекләр советы президиумы утырышында сукбай хайваннар санын тәртипкә салу буенча проблемалы мәсьәлә каралды. Тиешле бурыч куелды».

Татарстан Президенты муниципаль берәмлекләр башлыкларына хайваннар белән эш итү мәсьәләсендә дәүләт вәкаләтләрен тулысынча гамәлгә ашыруны тәэмин итәргә кушты. Ул белдергәнчә, җәмәгать урыннарында сукбай этләрнең агрессивлыгы турында барлык хәбәрләргә һәм сигналларга оператив рәвештә реакция белдерергә кирәк.

«Без шулай ук федераль законнарга үзгәрешләр кертелер дип көтәбез. Бу мәсьәлә буенча Байкал арты крае мөрәҗәгать итте, һәм бу мәсьәләне дә Тикшерү комитеты хуплый, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Бу инициативаны безгә ТР Дәүләт Советы аша хупларга һәм республика вәкилләренә Россия Дәүләт Думасында һәм Федерация Советында йөкләмә бирергә кирәк».


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.