Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ-мастер» командасын «Дакар – 2022» ралли-марафонында чираттагы соклангыч, ышанычлы һәм лаеклы җиңүләре белән котлады. Ул ассызыклаганча, җиңүчеләрнең 19 нчы титулына аларның югары спорт осталыгы, көйле команда рухы һәм җиңүгә омтылыш китерде.
Бүген Казан Кремлендә «Дакар-2022» ралли-марафонында җиңүче «КАМАЗ-мастер» командасын хөрмәтләү тантанасы узды.
«Согуд Гарәбстаны комлыклары буйлап ралли-марафон маршруты барлык катнашучылар өчен дә авыр сынау булды, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов, спортчыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итеп. - Шуңа да карамастан, команданың барлык әгъзаларының җайга салынган гамәлләре нәтиҗәсендә сез иң яхшы нәтиҗәне күрсәтә алдыгыз – йөк машиналары категориясендә беренче дүрт урынны да Татарстан командасы яулады».
Татарстан Президенты шулай ук билгеләп үткәнчә, «КАМАЗ» бүген – инженерлык фикеренең тупланышы, Татарстан бренды бөтен дөньяда танылган һәм дөньякүләм автоспорт бергәлеге тарафыннан хөрмәткә ия.
«Без барыбыз да илебез автоспорты флагманы өчен җан аттык һәм сезнең уңышларыгызны күзәттек, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. - Сез безне Дакарда җиңүләргә өйрәттегез, һәм без сезнең триумфыгызда шикләнмәдек тә хәтта. Экипаж әгъзаларының һөнәри күнекмәләре, техник персоналның җайга салынган гамәлләре, тактик өйрәнү, үзара ярдәмләшү һәм мөмкинлекләр чигендә эшләү чираттагы уңышка китерде».
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, «КАМАЗ-мастер» командасы автоспорт белән шөгыльләнүче яшьләр өчен үрнәк булып тора, Татарстан һәм Россиянең автомобиль спорты дөнья аренасында дан тота. Ул «КАМАЗ-мастер» командасының барлык әгъзаларына, Автозавод җитәкчелегенә – куелган бурычларга ирешү өчен яхшы шартлар тудырганнары өчен, республиканың автомобиль спорты федерациясенә һәм команданың спонсорларына һәрьяклап ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде. Аерым рәхмәт сүзләрен ул җанатарларга, аларның туганнарына һәм якыннарына җиткерде.
«Агымдагы катлаулы шартларда сезнең җиңү – барлык татарстанлылар өчен шатлыклы хәбәр!» ,- диде Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ-мастер» командасы әгъзаларына. Аннары Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы булды.
Җавап итеп спортчылар Рөстәм Миңнехановка истәлекле кубок тапшырдылар.