ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы Марина Патяшина: «Омикрон штаммы таралу республикада эпидемиологик вәзгыятькә йогынты ясады»

29.01.2022

Татарстан Республикасында Covid-19 белән авыручыларның гомуми саны  пандемия башланганнан бирле 47 536 кеше, ягъни 100 мең кешегә 1220,7 тәшкил итте.

Шул ук вакытта 2021 елның декабрендә 4649 очрак ачыкланган, 1 гыйнвардан 29 гыйнварга кадәр – 4834 очрак.

Әйтик, 29 гыйнварда – 506 очрак, 28 гыйнварда – 412, 27 гыйнварда – 378, 26 гыйнварда – 368 очрак, 25 гыйнварда 348 очрак теркәлгән.

36%ка омикрон геноварианты ачыкланды. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Марина Патяшина хәбәр итте.

«Омикрон штаммының таралуы, һичшиксез, республикадагы эпидемиологик вәзгыятькә йогынты ясады, - диде Марина Патяшина. - Гыйнварның өченче декадасында авыручылар саны 5 тапкырга артты».

Ул омикрон штаммының үзенчәлекләре һәм аның күренешләре турында искә төшерде. Авыруның билгеләре 2-6 көнгә ачыклана. Авыруның башка штаммнар белән чагыштырганда җиңелрәк узуы билгеләнә. Гыйнвар аенда симптомсыз авыручылар өлеше 10 тапкырга арткан. Балалар һәм яшүсмерләр ешрак авырый башлаган (авырган балалар саны 11 тапкыр арткан).

Республикада вакцинация үткәрү турында сөйләгәндә, Марина Патяшина планда – ул өлкән яшьтәге халыкның 80%ы (2 437 278 кеше), дип искәртте. Бүгенге көндә 2 383 796 кеше прививка ясаткан инде. План күрсәткечләренә ирешү өчен 53 483 кеше прививка ясатасы калган (шуларның 38 меңнән артыгы 60+халык категориясенә туры килә).

Марина Патяшина билгеләп үткәнчә, гражданнарны ревакцинацияләү инде башланган (РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы рекомендациясе буенча – 6 айдан соң). Әйтик, бүгенге көндә 579 854 кеше ревакцинация ясатырга тиеш, шуларның 183 меңе кабаттан прививка ясаткан.

Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе эпидемиягә каршы санитар таләпләрне үтәү өлешендә административ чаралар турында сөйләде. 2022 елның гыйнварында 722 объект тикшерелгән, 23%да (168) билгеләнгән тәртипләрне бозып эшләгәннәр. 408 күрсәтмә бирелгән. 1 млн. сумнан артык штраф салынган. Бер объектның эшчәнлеге 10 көнгә административ рәвештә туктатылган.

Җәмәгать туклануы һәм азык-төлек сәүдә объектларының эшен контрольдә тоту дәвам итә. 261 объект тикшерелгән, 28ендә (11%) хокук бозулар ачыкланган.

Сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре өлкәсендә 34 предприятие тикшерелгән, 4сендә билгеләнгән кагыйдәләрне бозулар ачыкланган.

Марина Патяшина республика мәктәпләрендә керү фильтрлары эше турында хәбәр итте. Әйтик, 1 сентябрьдән 37 671 бала, 1881 педагог эштән читләштерелгән. Шул ук вакытта гыйнварның ике атнасында гына (2022 елның 12 гыйнварыннан) – 7 296 бала һәм 523 педагог мәктәптән аврулары чорына читләштерелгән.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.