Яңалыклар

15.12.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Туполев» ГАҖ идарәче директоры Вадим Королев белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

14.12.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербург губернаторы Александр Беглов белән очрашты.

Татарстан Республикасы Президенты Александр Бегловка татар иҗтимагый оешмалары эшчәнлегенә игътибары һәм ярдәме өчен рәхмәт белдерде.

14.12.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Газпром» ГАҖ Идарәсе Рәисе урынбасары Виталий Маркелов белән очрашты.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның Санкт-Петербургка эш сәфәре кысаларында узды.

Очрашу барышында уртак эш нәтиҗәләре һәм киләчәк хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар.

14.12.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербург шәһәренең Татар мәдәни үзәгендә булды. Бина шәһәрнең тарихи үзәгендә урнашкан, ул 2021 елның ноябрендә файдалануга тапшырылган. Бу «Санкт-Петербург татар милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы эшчәнлеген оештыру һәм чараларны үткәрү өчен беренче стационар мәйданчык.

14.12.2021

Татарстанда Минераль чимал комплексы өлкәсендә төбәк компетенцияләр үзәге булдырылачак. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның эш сәфәре кысаларында Санкт-Петербург тау университетында әлеге структураны булдыру турындагы килешүгә кул куелды.

Төбәк үзәге Әлмәт дәүләт нефть институты базасында төзеләчәк.

14.12.2021

2020 елда “Безнең ишегалды” президент программасының кайнар линиясенә Татарстан халкыннан 16 меңгә якын мөрәҗәгать килгән булса, быел ул 12 меңне тәшкил итә. Мөрәҗәгатьләр кимүе ишегаллары буенча мәгълүмати-аңлату эшләре уздыру белән бәйле.

Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта “Татарстан шәһәрләре үсеше институты” фонды директоры урынбасары, “Безнең ишегалды” программасы координаторы Венера Камалова хәбәр итте.

14.12.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербург тау университетында булды. Ул югары уку йортының иң заманча җиһазландырылган лабораториясе эше белән танышты, шулай ук Санкт-Петербург тау университеты ректоры һәм университетның җитәкчелек составы вәкилләре белән очрашты.

14.12.2021

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин “Ел җитәкчесе – 2021” республика иҗтимагый конкурсының конкурс комиссиясе утырышын уздырды.

Утырыш ТР Хөкүмәте йортында узды.

14.12.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербургка эш сәфәренә килде.

Санкт-Петербургта булу кысаларында Рөстәм Миңнехановның очрашулары һәм эшлекле сөйләшүләре планлаштырылган, аерым алганда, Санкт – Петербург губернаторы Александр Беглов белән.

13.12.2021

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Н.Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе оешуга 75 ел тулуга багышланган тантаналы чарада катнашты. Чара Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында узды.

Битләр: << 521 522 523 524 525 ( 526 ) 527 528 529 530 >>