Рөстәм Миңнеханов Bertsch (Австрия) холдингы вәкилләре белән очрашты

28.01.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Bertsch (Австрия) холдингы җитәкчелеге вәкилләре белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Авыл хуҗалыгы юнәлешендәге проектларны гамәлгә ашыруда, терлекчелек продукциясен эшкәртү, шулай ук энергетика өлкәсендә хезмәттәшлек итү мәсьәләләре каралды.

Bertsch холдингы президенты һәм хуҗасы Хуберт Берч гаилә предприятиесе буларак эшли һәм 1925 елдан башлана торган бизнес турында кыскача гына сөйләде. Бүгенге көндә компаниянең 400 хезмәткәре бар, 20 офис һәм вәкиллеге, 1 эшләп килүче заводы бар. Энергетика өлкәсендәге тәҗрибә турында сөйләгәндә, ул компаниянең каты ягулыктагы җылылык электростанцияләре, табигый газдагы җылылык электростанцияләре һәм сыек ягулыктагы җылылык, технологик процессларны һәм аппаратларны утильләштерү системалары җитештерә, дип билгеләп үтте. Bertsch азык-төлек тармагында ит һәм казылык җитештерү өчен җайланмалар, сөт эшкәртү, сырлар җитештерү өчен җиһазлар җитештерү һәм китерү белән шөгыльләнә.

Рөстәм Миңнеханов компания вәкилләренә республикага карата кызыксынулары өчен рәхмәт белдерде. Ул хәбәр иткәнчә, Татарстан предприятиеләренең Bertsch белән терлекчелек продукциясен эшкәртү, бигрәк тә сөтчелек юнәлешендә хезмәттәшлек итү белән кызыксына. Татарстан бүген – илдә иң эре сөт җитештерүчеләрнең берсе, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. Ул билгеләп үткәнчә, сөт эшкәртү һәм сыр җитештерү буенча махсуслашкан предприятиеләр Bertsch холдингы белән хезмәттәшлек итәләр инде.

Хуберт Берч, үз чиратында, шулай ук искә төшергәнчә, соңгы 15 елда компания Россиядә 18 сыр заводы төзегән һәм модернизацияләгән.

Рөстәм Миңнеханов очрашу ахырында бүгенге очрашуның мөнәсәбәтләрнең киләчәк үсешенә этәргеч бирәчәгенә ышаныч белдерде. Bertsch – югары технологияле компания, диде Рөстәм Миңнеханов, безнең предприятиеләргә сөт эшкәртүнең яңа, югарырак күләменә чыгу, шулай ук башка юнәлешләрдә камилләшү мөһим. Татарстан Президенты фикеренчә, хәләл маркасы астында җитештерелгән продукция дә актуаль юнәлеш булып тора.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.