Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия гимнасты, дүрт тапкыр Олимпия чемпионы, Россия спорт гимнастикасы федерациясе вице-президенты Алексей Немов белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов та катнашты.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Думасының Сәламәтлек саклау комитеты рәисе Дмитрий Хубезов белән очрашты.
Очрашуда Covid-19 пандемиясе шартларында республиканың сәламәтлек саклау системасының эше турында фикер алыштылар.
Татарстан Республикасында экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләренә һәрвакыт аерым игътибар бирелде. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Росприроднадзорның Идел-Кама Төбәкара идарәсе киңәшмәсендә хәбәр итте. Чара Түбән Камада Росприроднадзор җитәкчесе Светлана Радионова катнашында узды.
Бүген Түбән Камага эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Росприроднадзор Идел-Кама Төбәкара идарәсе бүлегенең һәм «Татарстан Республикасы буенча лаборатор анализ һәм техник үлчәү үзәге» филиалының яңа бинасын ачу тантанасында катнашты. Шулай ук Росприроднадзор хезмәткәрләренә 10 яңа хезмәт автомобиле тапшырылды.
Бүлекнең яңа бинасын һәм лабораторияне ачу Росприроднадзор идарәсенең дәүләт инспекторларына һәм лаборатория белгечләренә Түбән Кама индустриаль төненең үзенчәлекләрен исәпкә алып, штаттан тыш хәлләр килеп чыкканда гамәлләренең нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
Бүген Түбән Камада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Түбән Кама нефть химиясе» мәйданчыгында булды, анда ЭП-600 яңа олефин комплексын төзү эшләре бара. Чарада шулай ук Росприроднадзор җитәкчесе Светлана Радионова һәм «СИБУР Холдинг» ГАҖ идарәсе рәисе Дмитрий Конов та катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Алабуга муниципаль районында эш сәфәрендә.
Рөстәм Миңнеханов Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Росприроднадзор) җитәкчесе Светлана Радионова һәм «СИБУР Холдинг» ГАҖ Идарәсе Рәисе Дмитрий Коновалов белән «Алабуга» МИЗның җитештерү мәйданчыкларында булдылар. «Алабуга» МИЗның сәнәгать потенциалы, аның алга таба үсеш нокталары тәкъдир ителде. Кунакларга махсус икътисадый зонаның резидент-компанияләре турында сөйләделәр (резидентлар сыйфатында 57 компания теркәлгән), аның икътисадый күрсәткечләре турында сөйләделәр.
Бүген А.С. Попов исемендәге технопаркта Иннополис шәһәре Советының 2021 елга хисап утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов, ТР Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов, ТР Югары Ослан муниципаль районы прокуроры Василий Егоров, шәһәр Советы депутатлары һәм Иннополис халкы катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Зәй муниципаль районында эш сәфәрендә булды.
Бүген Чаллыда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Фәннәр академиясе президенты Александр Сергеев белән очрашты.
Исегезгә төшерәбез, РФА президенты Александр Сергеев һәм РФА вәкилләре бу көннәрдә «КАМАЗ» ГАҖ нең җитештерү мәйданчыклары белән танышалар һәм хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышалар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Чаллыда.
Эш сәфәренең төп максаты - «КАМАЗ» ГАҖ һәм Россия Фәннәр академиясенең үзара хезмәттәшлеге мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә катнашу.