Бүген Түбән Камага эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Росприроднадзор Идел-Кама Төбәкара идарәсе бүлегенең һәм «Татарстан Республикасы буенча лаборатор анализ һәм техник үлчәү үзәге» филиалының яңа бинасын ачу тантанасында катнашты. Шулай ук Росприроднадзор хезмәткәрләренә 10 яңа хезмәт автомобиле тапшырылды.
Бүлекнең яңа бинасын һәм лабораторияне ачу Росприроднадзор идарәсенең дәүләт инспекторларына һәм лаборатория белгечләренә Түбән Кама индустриаль төненең үзенчәлекләрен исәпкә алып, штаттан тыш хәлләр килеп чыкканда гамәлләренең нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, уңайлы мохит – кешеләр тормышы өчен уңайлы шартларның мөһим өлеше. «Түбән Кама сәнәгать районында экологиягә зур техноген йөкләнеш бар. Без моны аңладык, бер-бер артлы кирәкле чаралар күрдек. Безнең төп бурыч – гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту. Бу – чиста су да, һава да, яшәү тирәлеге дә. Бу юнәлештә республикада бик күп эш башкарыла. Бүген Татарстан территориясендә гамәлгә ашырыла торган барлык проектлар да иң катгый экологик экспертиза уза», - дип билгеләп үтте Татарстан Президенты.
Ул Росприроднадзор җитәкчелегенә уртак эш өчен рәхмәт белдерде. «Учреждениегә эшләүче профессиональ команда булу бик мөһим. Белгечләр транспорт, кирәкле приборлар белән тәэмин ителсен өчен. Әлеге бүлек һәм лаборатория безнең кешеләр файдасына хезмәт итсен иде», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.
Иң заманча җиһазлар белән җиһазландырылган лаборатория атмосфера һавасының, агып чыгучы суларның, туфракның, җитештерү һәм куллану калдыкларының торышына мониторинг ясарга мөмкинлек бирәчәк.
«Түбән Кама куәтле сәнәгать кластеры булып тора. Без шәһәр халкының төгәл мәгълүматка һәм аларның нинди экологик халәттә яшәвен аңлавына ничек мохтаҗ икәнен беләбез. Монда әйләнә-тирә мохиткә җитди йөкләнеш ясаучы сәнәгать предприятиеләре шактый. Күрсәтелгән ярдәм өчен республика җитәкчелегенә бик рәхмәтлемен. Хәзер без үз вакытында мониторинг үткәрә, халыкның сорауларына җавап бирәчәкбез һәм без кирәкле урыннарда вакытында була алабыз. Без Татарстанның үз гражданнары турында ни дәрәҗәдә кайгыртуын күрәбез. Ә халыкның тормыш сыйфатын күтәрү – безнең төп максатыбыз», - диде үз чиратында Росприроднадзор җитәкчесе Светлана Радионова.
Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Светлана Радионова Росприроднадзорның Идел-Кама Төбәкара идарәсенең 2021 елдагы эш йомгаклары һәм 2022 елга планнары турында киңәйтелгән киңәшмәсендә катнаштылар.