Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия гимнасты, дүрт тапкыр Олимпия чемпионы, Россия спорт гимнастикасы федерациясе вице-президенты Алексей Немов белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов та катнашты.
Очрашу барышында яклар Казанда спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионатына әзерлек һәм аны уздыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Ярышлар бу елның апрелендә Гимнастика үзәгендә узачак. Турнир 2022 елның җәендә Мюнхенда узачак Европа беренчелегенә сайлап алу этапларының берсе булачак.
Моннан тыш, Алексей Немов үзенең яңа «Спорт легендалары» спорт-гимнастика тамашасы турында сөйләде. Очрашуда катнашучылар Татарстан башкаласында спорт тамашасын уздыру мөмкинлеге турында фикер алыштылар.