Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Фәннәр академиясе президенты Александр Сергеев белән очрашты

01.02.2022

Бүген Чаллыда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Фәннәр академиясе президенты Александр Сергеев белән очрашты.

Исегезгә төшерәбез, РФА президенты Александр Сергеев һәм РФА вәкилләре бу көннәрдә «КАМАЗ» ГАҖ нең җитештерү мәйданчыклары белән танышалар һәм хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышалар.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов һәм Александр Сергеев алга таба хезмәттәшлек, сәнәгать һәм машина төзелешендә РФА нең фәнни эшләнмәләрен куллану мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, башка актуаль темаларга да кагылдылар.

Моннан тыш, Татарстан Республикасында академик фән үзәге («Академшәһәрчек») булдыру концепциясе турында да сөйләштеләр. Искәртик, Татарстанда заманча академик фән үзәген булдыру идеясе беренче тапкыр 2020 елда Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәгенең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында яңгырады.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.