Бүген Түбән Камада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Түбән Кама нефть химиясе» мәйданчыгында булды, анда ЭП-600 яңа олефин комплексын төзү эшләре бара. Чарада шулай ук Росприроднадзор җитәкчесе Светлана Радионова һәм «СИБУР Холдинг» ГАҖ идарәсе рәисе Дмитрий Конов та катнашты.
Елына 600 мең тонна этилен егәрлеге булган олефин комплексы – «Түбән Кама нефть химиясе»нең төп стратегик проектларының берсе. Этилен-полиэтилен, поливинилхлорид, полиэтилентерефталат һәм полистирол җитештерә торган нефть химиясе синтезының төп продукты. Әлеге материаллар торбалар, чыбыклар һәм кабельләр, авто- һәм авиация сәнәгате өчен эшләнмәләр, шулай ук көнкүреш һәм медицина товарлары чыгару өчен кирәк.
Яңа завод үсеп килүче эчке ихтыяҗны канәгатьләндерү һәм җитештерү продуктларын импорт белән тәэмин итүне киметү өчен этилен җитештерү буенча Россия куәтләрен шактый арттырырга мөмкинлек бирәчәк. ЭП-600дә елына 1,8 млн тонна күләмендә турыдан-туры куылган бензин эшкәртү планлаштырыла. Этиленнан тыш, заводта пропилен, бензол һәм бутадиен да алачаклар.
«Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖ генераль директоры Айрат Сафин хәбәр иткәнчә, этиленлык төзегәндә углеводород чималын эшкәртү өлкәсендә алдынгы технологияләр кулланыла, бу яңа комплексның ышанычлылыгын, иминлеген һәм экологик куркынычсызлыгын тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. «Түбән Кама нефть химиясе» ЭП-600 өчен табигать саклау җиһазларын сатып алуга һәм монтажлауга гына да 5 млрд. сумнан артык акча тоткан.
Комплекс төзелеше 2020 елның маенда башландган. Бүгенге көндә объектта 34% эш башкарылган. Барлык зур габаритлы җиһазлар урнаштырылган, металл конструкцияләрне җыю һәм торбаүткәргечләрне монтажлау эшләре башкарыла. Төзелештә 3 мең эшче эшли. Татарстан Президентына хәбәр ителгәнчә, монтажлана торган металл конструкцияләрнең гомуми күләме 51,3 мең тоннага җитә, аларның 70%ы Татарстанның 16 предприятиесендә җитештерелә. Бетонның бөтен күләме Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләреннән китерелә.
Комплексның җитештерү линияләре Linde немец компаниясенең соңгы эшләнмәләре базасында проектланган, ул нефть һәм газ-химия процесслары өчен дөньякүләм алдынгы лицензиарларның берсе.
ЭП-600 проектын гамәлгә ашыру график буенча бара. Төзелеш, җибәрү-җайга салу эшләрен тәмамлау һәм файдалануга тапшыруга рөхсәт алу 2023 елның июнь-декабренә планлаштырылган.
Исегезгә төшерәбез, олефин комплексын төзү Россиянең 2030 елга кадәр химия һәм нефть химиясе комплексын үстерүнең озак сроклы стратегиясенә, Татарстанның 2030 елга кадәр Социаль-икътисадый үсеш стратегиясенә, Идел буе федераль округының өстенлекле инвестицион проектлары исемлегенә һәм Татарстанның инвестицион меморандумына кертелгән иде.