Татарстан Республикасында экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләренә һәрвакыт аерым игътибар бирелде. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Росприроднадзорның Идел-Кама Төбәкара идарәсе киңәшмәсендә хәбәр итте. Чара Түбән Камада Росприроднадзор җитәкчесе Светлана Радионова катнашында узды.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, илкүләм проектлар кысаларында экологияне саклау буенча киң колачлы дәүләт программалары эшләнгән. «Беркайчан да экологиягә шулкадәр акча бирелмәгән иде әле моңарчы. Бүген безгә, барлык булган мөмкинлекләрдән файдаланып, нәтиҗәле эшләргә кирәк. Бу эшкә әйләнә-тирә мохиткә зур йөкләнеш алган предприятиеләрне җәлеп итәргә кирәк, алар да җаваплы булырга тиеш. Республика бюджетыннан без су сыйфаты һәм чистарту корылмалары буенча чаралар күләмен шактый арттырдык инде», - дип ассызыклады ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, йомгаклау киңәшмәсе Түбән Камада – Россия нефть химиясе һәм нефть эшкәртү үзәгендә уза. Бүген биредә «Танеко», «Түбән Кама нефть химиясе» кебек эре инвестпроектлар үсеш ала, яңа җайланмалар эшли башлый. Шул ук вакытта җитештерү үсеше белән уңайлы яшәү мохитен саклау арасындагы балансны тәэмин итү мөһим, диде Татарстан Президенты.
«Экология мәсьәләләре – кешеләрнең тормыш сыйфаты нигезе. Безнең яшәү мохитыннан башларга кирәк. Җәмәгать киңлекләрен, ишегалларын төзекләндерүгә зур акчалар тотабыз. Әмма сыйфатлы һава, яхшы су булмаса, берни дә эшләп булмый», - дип саный Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты мөһим бурычларның берсе дип ләм кырларын рекультивацияләүне атады: «Дистә еллар дәвамында барлыкка килгән мәсьәләләр бар. Мәсәлән, ләм кырлары. Бу 100 гектар мондый хәлдә калган һәм федераль ярдәмнән башка бу бурычны хәл итеп булмый». Шулай ук Рөстәм Миңнеханов «Чиста Идел» программасы мисалында Кама елгасын савыктыру проектын булдыру кирәклеген билгеләп үтте.
ТР Президенты ассызыклаганча, балаларда экологик җаваплылыкны мәктәп эскәмиясеннән үк үстерергә кирәк. «Балачактан аларда экологиягә, әйләнә-тирә мохитне саклауга җаваплы караш тәрбияләргә кирәк. Безнең «мәктәп патруле» бар, без әлеге проектны һичшиксез дәвам итәчәкбез», - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, актив сәнәгать үсеше шартларында табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек зур әһәмияткә ия. Ул искәрткәнчә, бүген Түбән Камада Росприроднадзорның Идел-Кама Төбәкара идарәсе бүлеге һәм «Татарстан Республикасы буенча лаборатор анализ һәм техник үлчәүләр үзәге» филиалы бинасы ачылды. ТР Президенты Татарстан алга таба да Росприроднадзор белән хезмәттәшлекне үстерәчәк, дип өстәде.
Шулай ук йомгаклау киңәшмәсе кысаларында Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Росприроднадзор җитәкчесе Светлана Радионова Рөстәм Миңнехановка ведомствога һәрьяклы ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде: «Татарстан өчен әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләре бик мөһим, һәм һәр кешенең тормыш сыйфаты – ул өстенлекле бурыч».