Казахстан Республикасы Президенты Касыйм Җомарт Токаев Рөстәм Миңнеханов белән бергә «Казан Кремле» музей-тыюлыгында булды

11.02.2022

Бүген иртән Казахстан Республикасы Президенты Касыйм Җомарт Токаев Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән бергә «Казан Кремле» музей-тыюлыгында булды.

Рөстәм Миңнеханов ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән уникаль тарихи комплекс турында сөйләде.

Исегезгә төшерәбез, Казахстан Республикасы Президенты Касыйм Җомарт Токаев Россия Федерациясенә рәсми визиты кысаларында Казанга эш сәфәренә килде.

«Казан Кремле» музей-тыюлыгы территориясендә Касыйм Җомарт Токаев һәм Рөстәм Миңнеханов Кол Шәриф мәчете һәм Благовещение соборы архитектурасы белән таныштылар.

Кол Шәриф мәчетендә кунакка мәчетнең тарихын тәкъдир иттеләр. Экскурсияне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үткәрде.

Аннары Казахстан Президенты Благовещение соборында булды. Гыйбадәтханә турында Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл сөйләде. Благовещение соборында булганда Касыйм Җомарт Токаев Казан һәм Татарстан митрополиты Кириллны быел Казахстан башкаласында узачак дөнья һәм традицион дин лидерлары съездында катнашырга чакырды.

Касыйм Җомарт Токаев Казанның матурлыгына соклануын белдерде, шулай ук Казан Кремле территориясендә православие чиркәве һәм мәчет урнашуны символик дип атады.

Белешмә өчен:

Казахстан Республикасы Президенты Касыйм Җомарт Токаев Казанга Россия Федерациясенә эш сәфәре кысаларында килде.

Кичә, 2022 елның 10 февралендә, Казахстан Республикасы Президенты Касыйм-Җомарт Токаев Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин белән очрашты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.