Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Евразия үсеш банкы (ЕАБР) идарәсе рәисе Николай Подгузов белән очрашты.
Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.
Николай Подгузов ике яклы очрашу кысаларында республиканың Казахстан белән бергә тормышка ашырыла торган инвестицион проектларын финансларга әзер булуын белдерде. Шулай ук сәнәгать җитештерүе, инфраструктура һәм «Алабуга» махсус икътисадый зонасын (МИЗ) үстерү өлкәсендә перспектив инвестицион проектлар турында фикер алыштылар.
Николай Подгузов Рөстәм Миңнехановка Казахстан территориясендә гамәлгә ашырыла торган «Татнефть» ГАҖ проектларын финанслауда катнашырга әзер булуын хәбәр итте. Аерым алганда, сүз Атырау өлкәсендә бутадиен каучуклары заводын һәм Караганда өлкәсендә шиннар заводын төзү турында бара.
ЕАҮБ идарәсе рәисе һәм Татарстан Президенты ЕАҮБ гамәлгә ашыра торган «КАМАЗ» ГАҖ инвестиция проекты – «КАМАЗ» автомобильләренең модельле рәтләрен үстерү һәм аны җитештерү өчен куәтләрне модернизацияләү һәм аның перспективалары турында фикер алыштылар.
Россиядә иң эре «Алабуга» махсус икътисадый зонасын үстерү аерым тема булды. Исегезгә төшерәбез, элегрәк (2021 елның 2 декабре) ЕАҮБ Евразия конгрессы барышында якындагы 5 елда МИЗ инфраструктурасы объектларын төзүне финанслау буенча партнерлык турында килешү имзаланды. Махсус икътисадый зонаның социаль инфраструктурасы төзелешен, яңа мәйданчыклар һәм резидентлар проектларын финанслау өстенлекле булып тора.
Николай Подгузов шулай ук Рөстәм Миңнехановка ЕАЭСның төп инвестицион проектларын тәкъдим итте. Шуларның берсе – Евразия транспорт каркасы. Аның составында «Төньяк – Көньяк» һәм «Европа – Көнбатыш Кытай» (Татарстан территориясе аша уза) транспорт коридорлары бар, аны оештыруда ЕАҮБ соңгы берничә елда Россия Федерациясе территориясендә дә, Казахстан Республикасы территориясендә дә актив катнаша.
ЕАҮБ башлыгы Евразия транспорт каркасын төзү кысаларында республиканы Россиянең башка төбәкләре һәм ЕАЭС илләре белән тоташтыручы транспорт инфраструктурасын үстерү проектларында катнашырга ниятләве турында хәбәр итте. Сүз «Европа – Көнбатыш Кытай» транспорт коридоры өлешендә Мәскәү – Казан, Казан – Екатеринбург һәм Шәле – Баулы трассаларын финанслауга ярдәм итү турында барды.
«Татарстан Республикасы бүген транспорт-логистика инфраструктурасын, экспорт һәм халыкара кооперацияне, шулай ук цифрлы технологияләр һәм сәнәгать җитештерүен, шул исәптән ЕАЭС илләре белән актив үстерә. Без Татарстанның интеграцион һәм кооперация проектларын үстерүгә һәрьяклап ярдәм итәргә әзер, шул исәптән Казахстан Республикасы белән бергә гамәлгә ашырыла торган инвестицион проектларны финансларга да әзер. ЕАҮБ халыкара үсеш институты буларак тәкъдим итәргә әзер булган мөмкинлекләр һәм бу юнәлешләрдә хезмәттәшлегебезне киңәйтү югары мультипликатив нәтиҗәгә ия булачак», - дип билгеләп үтте ЕАҮБ идарәсе рәисе Николай Подгузов.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Европа реконструкция һәм үсеш банкына хезмәттәшлек һәм Казахстан территориясендә гамәлгә ашырыла торган инвестицион проектларга ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, Казахстан – Россия-Казахстан мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстанның алдынгы икътисадый партнерларының берсе.