Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иран Ислам Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Казем Җәләли белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.
Рөстәм Миңнеханов Россия-Иран мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән Иран арасындагы хезмәттәшлек мөмкинлекләрен югары бәяләде. «Бездә тарихи, икътисади һәм мәдәни багланышлар бай, хезмәттәшлек буенча зур тәҗрибә тупланган», - дип ассызыклады ул.
Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан делегацияләре Иранда берничә мәртәбә булды. 2017 елда Рөстәм Миңнеханов Тәһранда һәм Мешхедта булды, берничә мөһим очрашу уздырды, шул исәптән Иранның булачак Президенты Сеид Ибраһим Раиси белән очрашу үтте.
Татарстан һәм Иранның төбәкара хезмәттәшлек буенча яхшы тәҗрибәсе бар. Төрле елларда ТР вәкилләре Көнчыгыш Әзербайҗан, Хөрәсән-Резави һ.б. провинцияләре җитәкчелеге белән очрашты, Казанда Иранның Генераль Консуллыгы эшли. Казан һәм Тәбриз – тугандаш шәһәрләр. Татарстан һәм Иран хөкүмәтләре арасында сәүдә хезмәттәшлеге турында меморандум гамәлдә. Пандемиягә кадәр Тәһран-Казан туры авиарейслары бар иде.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан компанияләре төрле елларда Иранда үз проектларын гамәлгә ашырганнар. Алар арасында КАМАЗ, Татнефть, Казан вертолетлар заводы бар. «Безгә кооперация өчен яңа формалар һәм механизмнар эзләргә кирәк. Иран партнерларын яхшырак аңларга һәм бизнес алып барырга безгә бердәм дин, шулай ук тарихи һәм мәдәни традицияләр ярдәм итә», - дип мөрәҗәгать итте ул Иран илчесенә.
Татарстан Президенты сүзләренчә, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме линиясе буенча зур эш алып барыла. Рөстәм Миңнеханов әлеге оешманы 2014 елда РФ Президенты Владимир Путин кушуы буенча җитәкли.
Рөстәм Миңнеханов Джалали әфәндегә ислам банкингы, хәләл индустриясе һәм ислам мәгарифе кысаларында хезмәттәшлекне активрак үстерергә тәкъдим итте. Хезмәттәшлек өчен иң мөһим мәйданчыкларның берсе дип Татарстан Республикасы Президенты «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit» халыкара икътисади саммитын атады, анда Иран делегацияләре катнаша. Быел саммит 19-21 майда узачак. «Карала торган мәсьәләләр исемлеген киңәйтергә мөмкин. Без Ираннан зур делегацияне, эшлекле даирәләр вәкилләрен көтәбез. Безнең бу очрашуны югары дәрәҗәдә уздыру, шулай ук делегациябезнең сезнең илгә визитын билгеләү мөмкинлеге булачак. Минемчә, бу темалар бик мөһим», - дип белдерде ТР Президенты.
Ул шулай ук Иран кунакларын 21 май - Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү чарасында катнашырга чакырды.
Рөстәм Миңнеханов кыскача республиканың сәнәгать һәм инновацион потенциалы турында сөйләде, икътисадның төп тармаклары: нефть чыгару, нефть эшкәртү, нефть химиясе, машина төзелеше һәм агросәнәгать комплексы турында сөйләде.
Ул июнь аенда Казанда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының 45 нче сессиясен үткәрү планлаштырылуын хәбәр итте. «Иран катнашучыларын һәм кунакларын күрергә шат булачакбыз», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.
Казем Джалали әфәнде үз чиратында билгеләп үткәнчә, Татарстан Иран өчен мөһим регион булып тора. «Без Татарстан Республикасын үз кардәшебез дип саныйбыз. Без тыгызрак эшләргә тиеш. Әлегә безнең хезмәттәшлекнең дәрәҗәсе булган потенциалга җавап бирми. Бу җитешсезлекләрне компенсацияләргә кирәк. Иран Президенты Раиси әфәнде сезнең республика белән яхшы таныш. Шуңа күрә бүген безнең Хөкүмәттә Татарстанга аерым караш бар. Быел без, әлбәттә, Казан саммитында катнашачакбыз. Без монда үзебезнең сәүдә делегацияләрен алып килергә планлаштырабыз, хәзер минем хезмәттәшләрем әлеге мәсьәләләрне хәл итәләр», - диде илче.
Очрашу кысаларында Рөстәм Миңнеханов һәм Казем Җәләли Татарстан белән Иран арасында сәүдә-икътисади элемтәләрне үстерү буенча чаралар планын әзерләү өчен уртак эш төркеме оештырырга килештеләр.