Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «ГМС төркеме» АҖ президенты Артем Молчанов белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
«ГМС төркеме» АҖнең махсуслаштырылган җиһазлар белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча хезмәттәшлеге мәсьәләләре, башка актуаль темалар, шул исәптән «Казанкомпрессормаш» заводының киләчәк үсеше турында фикер алыштылар.
«ГМС төркеме» АҖ – үсеш алучы күп профильле холдинг, ул сәнәгатьнең төрле тармаклары: нефть-газ тармагы, торбаүткәргеч транспорт, атом һәм җылылык энергетикасы, су хуҗалыгы һәм ТКХ өчен насос, компрессор һәм блок-модуль җиһазларын эшләү һәм җитештерү өлкәсендә фәнни-җитештерү потенциалына ия. 2012 елдан машина төзелеше холдингы структурасына «Казанкомпрессормаш»Татарстан заводы да керә.
Исегезгә төшерәбез, элегрәк Рөстәм Миңнеханов ГМС төркеме җитәкчелеге белән 2021 елның июлендә очрашкан иде.