СИБУР «Казаноргсинтез» мәйданчыгында Лушниково пар-газ җайланмасын (ПГУ) эшләтеп җибәрде. Тантаналы чарада Россия Федерациясе Энергетика министры Сергей Цивилев, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм идарә рәисе, СИБУР генераль директоры Михаил Карисалов катнашты.
«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумын уңышлы уздыру белән бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны Әзәрбәйҗан Премьер-министры урынбасары Шахин Абдулла оглы Мостафаев котлады.
Рөстәм Миңнеханов һәм Шахин Мостафаев очрашуы бүген кич «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы кысаларында Мисыр Сәнәгать министры Халед Хашем Мәхер җитәкчелегендәге Мисыр делегациясе әгъзалары белән очрашты.
Очрашу «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында узды, анда моңарчы форумның пленар сессиясе узган иде.
"Картадагы нокталардан үсеш нокталарына: технологик һәм финанс инициативаларын берләштерү" - "Россия – Ислам дөньясы: KazanForum" XVII халыкара икътисадый форумының пленар утырышының төп темасы әнә шундый.
Пленар утырыш глобаль икътисад трансформациясе шартларында Россия һәм Ислам дөньясы илләре арасындагы хезмәттәшлекнең стратегик ориентирларын билгеләүче форумның эшлекле программасында төп вакыйга булды.
Чара «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында (И.Шакиров исемендәге зал) уза.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов БМО генераль секретареның Цивилизацияләр альянсындагы югары вәкиле, БМО генераль секретареның махсус илчесе Мигель Анхель Моратинос белән очрашты.
Очрашу «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XVII халыкара икътисадый форумының пленар утырышы алдыннан узды.
Бүген Казан Кремлендә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин һәм Таҗикстан Премьер-министры Кохир Рәсүлзодә - Россия Федерациясе һәм Таҗикстан Республикасы арасында Икътисадый хезмәттәшлек буенча хөкүмәтара комиссия рәистәшләре очрашты. Очрашуда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе һәм Таҗикстан Республикасы арасында икътисадый хезмәттәшлек буенча Хөкүмәтара комиссия рәистәшләре - Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин һәм Таҗикстан Премьер - министры Кохир Рәсүлзодә очрашуында катнашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.
«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XVII халыкара икътисадый форумы кысаларында Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары, форумның оештыру комитеты рәисе Марат Хөснуллин «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең еллык утырышында катнашты.
Чараны «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Утырышта РФ Президенты Администрациясе җитәкчесе урынбасары Магомедсалам Магомедов, Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, шулай ук халыкара коллегалар, дини лидерлар катнашты.
Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров "Россия – Ислам дөньясы" стратегик караш төркеменең "Россия белән ислам дөньясы арасында хезмәттәшлек һәм үзара аңлашу нигезе буларак уртак кыйммәтләр" темасына багышланган пленар утырышында катнашты.
«Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышы бүген Казанда Бәшир Рәмиев ис.ИТ-парк мәйданчыгында уза.
"Ислам - Россиядә киң таралган дөнья диннәренең берсе, аны миллионлаган гражданнарыбыз тота, алар илебез икътисады һәм фән, мәдәният һәм социаль өлкәне үстерүгә зур өлеш кертәләр. Без барлык ислам дәүләтләре белән дустанә мөнәсәбәтләрне тирәнәйтергә омтылабыз», - диелә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XVII халыкара икътисадый форумында һәм «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең еллык утырышында катнашучыларга һәм кунакларга юллаган сәламләү текстында.