Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Рәисенең Кадрлар резервында катнашучылар проектларын якладылар.
Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов катнашты. Яклауда Татарстанның югары җитәкчелеге арасыннан резервчылар остазлары, шулай ук республика хакимият органнары җитәкчеләре катнашты.
Кадрлар резервында катнашучылар Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка Татарстанның социаль-икътисадый үсешенә юнәлдерелгән үз инициативаларын тәкъдим иттеләр.
Проектларның шактый өлеше технологик суверенитетны ныгытуга, шул исәптән сәнәгать роботлары җитештерүен булдыруга, предприятиеләрдә роботлаштыруны гамәлгә кертүгә, ЯМР-технологияләрне үстерүгә һәм техник культураларны эшкәртүгә багышланды. Шулай ук шәһәрләрнең энергия нәтиҗәлелеген арттыру, МХОдә катнашучыларга ярдәм итү системасын һәм социаль инфраструктураны үстерү, кадрлар потенциалын камилләштерү, тарихи-мәдәни мирасны саклау буенча проектлар тәкъдим ителде.
Тәкъдим ителгән инициативаларны Рөстәм Миңнеханов уңай бәяләде. Ул резервчыларга бүген тәкъдир ителгән проектларны гамәлгә ашыруда ярдәм күрсәтергә кушты.
"Сез зур эш башкаргансыз. Без күп кенә проектларны сынау проектлары буларак кулланачакбыз, - диде Рөстәм Миңнеханов, резервчыларга мөрәҗәгать итеп. – Әлеге проектлар безнең барлык муниципалитетлар өчен дә кулланырлык».
Рөстәм Миңнеханов шулай ук билгеләп үткәнчә, бүген тәкъдим ителгән проектлар гел күз алдында булмаган юнәлешләргә игътибар итә. Ул әлеге проектларны алып баручы кураторларга рәхмәт белдерде. Рөстәм Миңнеханов аерым искәрткәнчә, Татарстан Республикасы Рәисенең Кадрлар резервына хакимият органнары вәкилләре генә түгел, корпоратив сектор вәкилләре дә килә.
Чара азагында Татарстан Республикасы Рәисенең Кадрлар резервында катнашучыларга «Идарә итү осталыгы: заманча трендлар һәм чакырулар» программасы буенча квалификация күтәрү турында таныклыклар тапшырылды.
Белешмә өчен:
Татарстан Республикасы Рәисенең Кадрлар резервы - республиканың идарә итү потенциалын үстерүгә юнәлдерелгән флагман проект. 2014 елдан башлап ел саен резервка бөтен Татарстаннан иң яхшы идарәчеләр сайлап алына. Ел дәвамында резервчылар әйдәп баручы республика һәм федераль экспертларда махсуслаштырылган укулар узалар, республика муниципалитетларында һәм предприятиеләрендә стажировкада катнашалар, шулай ук остазлар белән бергә Татарстанның социаль-икътисадый үсешенә юнәлдерелгән проектлар әзерлиләр.