Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXVI ачык республика телевизион яшьләр фестивале җиңүчеләренә Татарстан Республикасы Рәисе дәүләт стипендияләрен тапшыру тантанасы узды.
Стипендияләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды.
Чараны ачып, Ләйлә Фазлыева барысын да 1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне белән котлады. Ул ассызыклаганча, бу - һәркем өчен мөһим көн, чөнки бүген илнең иң яшь гражданнарын хөрмәтлиләр, һәм балаларга һәм яшьләргә талантлы һәм көчле булып калуларын, һәрвакыт югарыга омтылуларын теләде.
ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин: балалар республиканы үз хезмәтләре белән бизиләр, диде. Ул шулай ук балаларны әзерләүгә көчләрен салган педагогларга, остазларга рәхмәт белдерде.
ТР яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров талантлар үсешенә керткән өлешләре өчен педагогларга рәхмәт белдерде. "Барыгызга да сәламәтлек һәм иминлек телим, ә Балаларны яклау көне елына 365 көн дәвам итсен", - диде ул.
РФ Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова фестивальдә катнашучыларны һәм җиңүчеләрне «гаҗәеп һәм сокландыргыч балалар» дип атады, ә «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең проектын илдә иң искиткече дип атады.
«Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең генераль продюсеры Дмитрий Туманов ассызыклаганча, иҗади элита киләчәкне формалаштыра.
Искәртәбез, махсус дәүләт стипендияләре инде 21 мәртәбә бирелә. Традиция 2006 елда, Татарстан Республикасы җитәкчелеге эстрада сәнгатенең «Созвездие-Йолдызлык» ачык республика телевизион яшьләр фестивале җиңүчеләренә ярдәм итү турында карар кабул иткәч барлыкка килде.
Шул чор эчендә республиканың төрле муниципаль районнарыннан 583 катнашучы стипендиат булды. Фестивальнең 1 нче дәрәҗә лауреатларын әзерләгән педагоглар да премияләр ала.
Тантанада закон чыгару һәм башкарма хакимият органнары, мәдәният һәм мәгариф өлкәсе, шулай ук иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.