Яңалыклар

20.05.2026

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка «Кешеләр һәм технологияләр: Казанның цифрлы трансформациясенең бердәм көн тәртибе» дигән гомуми исемдәге проектны тәкъдим иттеләр.

Тәкъдир итү Казан Башкарма комитеты бинасында узды, анда кадрлар сәясәте идарәсе һәм мәгълүмат технологияләре һәм элемтә идарәсе урнашкан.

20.05.2026

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытай Халык Республикасының Казандагы Генераль консулы Сян Бо әфәнде белән очрашты.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.

19.05.2026

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында «Россия-Ислам дөньясы: КазанФорум 2026» 17 нче халыкара икътисадый форумы нәтиҗәләренә багышланган брифинг узды. 

18.05.2026

ЦИПР-2026: Иннополис заманча белем бирү системасын үстерү, яи өлкәсендә белгечләр әзерләү һәм индустрия белән нәтиҗәле хезмәттәшлек тәҗрибәсе белән уртаклашачак

17.05.2026

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Изге Болгар җыены»н ачу тантанасында катнашты. Чара борынгы Болгар шәһәре җирендә уза һәм 922 елда Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә ислам динен кабул итү көненә багышлана.

16.05.2026

Бүген Казан Ратушасында Сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия-Мали хөкүмәтара комиссиясенең икенче утырышы узды.

Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

16.05.2026

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татар дин әһелләренең «Милли үзенчәлек һәм дин» ХVI форумында катнашты. Чара «Казан Экспо»да узды. Форум эшендә шулай ук БМОның Генераль секретаре урынбасары һәм Цивилизацияләр альянсы буенча югары вәкил Мигель Анхель Моратинос катнашты. Модераторы - ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы рәисе Васил Шәйхеразыев чыгыш ясады.

16.05.2026

Бүген Татарстанда «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XVII халыкара икътисадый форумы үз эшен төгәлли, анда 99 ил, Россия Федерациясенең 75 субъекты вәкилләре катнашты. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

16.05.2026

Татарстан Республикасында сабан культураларын чәчү актив фазада бара. Бүгенгә 1 млн. 38 мең га чәчелгән, бу планнан 61%.

Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

16.05.2026

Татарстанда 16 майга 1 млн 840 мең кв. м торак файдалануга тапшырылган, план 58%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде.

Киңәшмәне ТР Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.

Битләр: 1 2 3 4 5 ( 6 ) 7 8 9 10 >>