Бүген Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Новгород өлкәсе Губернаторы Александр Дронов белән очрашты.
«Узган ел йомгаклары буенча безнең товар әйләнеше 1,2 миллиард сум тәшкил итте», - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул билгеләп үткәнчә, саннар Татарстанның һәм Новгород өлкәсенең икътисадый потенциалын бөтенләй чагылдырмый, һәм аны сизелерлек үстерү белән кызыксынуын белдерде.
Хезмәттәшлектә аерым юнәлеш - «Новгородская» сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисадый зонаны үстерү буенча үзара хезмәттәшлек. Аны булдыруда «Алабуга» МИЗ консультатив ярдәм күрсәткән иде.
Новгород өлкәсе Губернаторы очрашу өчен, шулай ук «Новгородская» махсус икътисадый зонасын оештыруда ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде.
"Быел июль аенда махсус икътисадый зонага 5 ел тула. Инвестицияләр - 130 млрд сумнан артык. Безнең өчен эш урыннары мөһим, махсус зона ярдәмендә 1500гә якын эш урыны оештырылды. Иң яхшы практика өчен рәхмәт", - диде Александр Дронов, Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итеп.
Республика Рәисе җитештерү өчен кадрлар әзерләү, инвестицион климатны яхшырту, икътисадны һәм социаль өлкәне цифрлаштыру, электрон сатып алулар системасын кертү мәсьәләләрендә Татарстан тәҗрибәсе белән уртаклашырга әзер булуын белдерде.
Рөстәм Миңнеханов һәм Александр Дронов Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Новгород өлкәсе Хөкүмәте арасында Сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турындагы Килешүне гамәлгә ашыру буенча 2026-2028 елларга чаралар планын имзаладылар.