Рөстәм Миңнеханов ПМЭФ-2026 кысаларында» Алабуга" МИЗ территориясендә "Роквул" заводы эше мәсьәләсе буенча фикер алышты

04.06.2026

Бүген Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Төзелеш активларын үстерү» АҖ идарәче оешмасының генераль директоры Тимур Әмиров һәм «Роквул» ҖЧҖнең башкарма органының беренче урынбасары Марина Потокер белән очрашты. 

 Очрашу барышында киләчәк багланышлар мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Аерым алганда, Татарстанда «Алабуга» махсус икътисадый зонасы территориясендә завод эшен оештыру, шулай ук предприятиенең якындагы елларга инвестицияләр буенча планнары турында фикер алыштылар.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.