Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында Красноярск крае Губернаторы Михаил Котюков белән очрашты.
Республика Рәисе билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә товар әйләнеше без теләгәнчә зур түгел. Узган ел ул 14,5 млрд сум тәшкил иткән.
"Без һәрвакыт эшкуарлыкка ярдәм итү һәм тармак ресурс үзәкләре базасында җитештерү өчен кадрлар әзерләү өлкәләрендә тәҗрибә уртаклашырга әзер. Безнең төбәкләрнең шулай ук мәгариф һәм фән, мәдәният, туризм өлкәләрендә элемтәләрне үстерү өчен яхшы мөмкинлекләре бар», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Красноярск краенда 20 меңләп татар яши. Рөстәм Миңнеханов край җитәкчелегенә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.
«Сезнең төбәктә яшәүче татарларга ярдәм иткәнегез һәм аларның мәдәни ихтыяҗларына игътибарлы булуыгыз өчен Сезгә рәхмәт белдерәсем килә», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
"Бездә татарлар төбәктәге иң эре милләтләр өчлегендә. Кешеләре белән бик яхшы. Автономия иң актив", - дип җавап бирде Михаил Котюков.
Красноярск крае Губернаторы шулай ук товар әйләнеше күрсәткечләренең төбәкләр потенциалына туры килмәве һәм бу эшне көчәйтергә кирәклеге белән килеште. Аерым алганда, бизнес-миссияләр белән алмашырга тәкъдим ителде.
Очрашу азагында Татарстан Республикасы һәм Красноярск крае арасында Сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешүне гамәлгә ашыру буенча 2026-2028 елларга чараларпланы имзаланды.