Яңалыклар

15.05.2026

"Ислам - Россиядә киң таралган дөнья диннәренең берсе, аны миллионлаган гражданнарыбыз тота, алар илебез икътисады һәм фән, мәдәният һәм социаль өлкәне үстерүгә зур өлеш кертәләр. Без барлык ислам дәүләтләре белән дустанә мөнәсәбәтләрне тирәнәйтергә омтылабыз», - диелә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XVII халыкара икътисадый форумында һәм «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең еллык утырышында катнашучыларга һәм кунакларга юллаган сәламләү текстында.

15.05.2026

Бүген Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы (ИХО) илләре арасындагы мөнәсәбәтләр конструктиврак була бара һәм бербөтен һәм күп яклы характерда. Бу безнең диалогны һәм үзара аңлашуны ныгытты, уртак эш чикләрен киңәйтте.

Бу хакта бүген «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде.  

15.05.2026

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федераль таможня хезмәте җитәкчесе урынбасары Татьяна Меркушова белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

14.05.2026

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мьянма Финанс һәм керемнәр министры Кан Зо әфәнде һәм Мьянма Сәнәгать һәм кече һәм урта эшкуарлык үсеше министры Чарли Тан әфәнде белән очрашты.

Очрашу «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы кысаларында узды.

14.05.2026

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Зәргән Әхмәт кызы Кадыйрова белән очрашты. Очрашу «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» халыкара икътисадый форумы кысаларында узды.

Рөстәм Миңнеханов кунакка Татарстанга визиты өчен рәхмәт белдерде һәм Чечен Республикасы Башлыгы Рамзан Кадыйровка сәламләү сүзләрен җиткерде.

14.05.2026

Бүген кич «Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы» елын ачу һәм «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум - 2026» XVII халыкара икътисадый форумын уздыру уңаеннан тантаналы кабул итү мәҗлесе «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында узды.

Кичәнең мәртәбәле кунаклары булып Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Россия мәдәният министры Ольга Любимова, ИСЕСКО генераль директоры Сәлим бин Мөхәммәд Әл Мәлик һәм башкалар катнашты.

14.05.2026

Бүген "Россия-Оман" бизнес - форумында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. 

Чара "Россия-Ислам дөньясы: КазанФорум" халыкара икътисадый форумы кысаларында узды. Бизнес-форумда шулай ук Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин катнашты. 

Искәртәбез, Оманның зур делегациясе Казанга "КазаньФорум"-2026 халыкара форумында катнашу өчен килгән.

14.05.2026

Татарстан Рәисе, «Россия - Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе Рөстәм Миңнеханов чит дәүләтләрнең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчеләре белән очрашты. Очрашу KazanForum кысаларында «Казан Экспо» мәйданчыгында узды.

14.05.2026

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Премьер-министры урынбасары Җәмшид Хоҗаев белән очрашты. Очрашу "Россия-Ислам дөньясы:КазанФорум" халыкара икътисадый форумы кысаларында узды.

14.05.2026

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы Сәүдә министры урынбасары Сезаи Учармак җитәкчелегендәге Төркия делегациясе белән очрашты. Очрашу «Казан Экспо»да KazanForum кырларында узды.

Битләр: 1 2 3 4 5 6 7 ( 8 ) 9 10 >>