Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербург халыкара икътисадый форумы чараларында катнашу өчен Санкт-Петербургка килде.
Рөстәм Миңнехановның эш графигында эшлекле чаралар, берничә төбәк губернаторлары, эре компанияләр җитәкчеләре белән очрашулар һәм сөйләшүләр, килешүләргә кул кую планлаштырылган.
Татарстан Республикасы гадәттәгечә ПМЭФ-2026да үз стендын тәкъдим итте, анда төбәкнең сәнәгать һәм икътисадый потенциалы белән танышырга мөмкин.
XXIX Петербург халыкара икътисадый форумында эшлекле программа глобаль һәм Россия икътисады мәсьәләләренә, социаль мәсьәләләргә һәм технологияләрне үстерүгә багышлана.
Быел форумның төп темасы - «Прагматик диалог - тотрыклы киләчәккә юл".
ПМЭФ-2026да кунак ил - Согуд Гарәбстаны Мәмләкәте.