Рөстәм Миңнеханов Россия Катнаш көрәш берлеге (MMA) президенты Сергей Фатеев белән очрашты

03.06.2026

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Катнаш көрәш берлеге (MMA) президенты Сергей Фатеев белән очрашты.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.

Спорт төрен үстерү өлкәсендә киләчәктә багланышлар мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Катнаш көрәшләр белән яшьләр һәрвакыт актив кызыксына, дип билгеләп үтелде.

Искәртәбез, Сергей Фатеев Россия Катнаш көрәш берлеге (MMA) Президенты вазыйфасына 2026 елның февралендә сайланган иде.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.