Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Президенты шәех Халифә бән Зәид Әл Нәхайян вафатына бәйле рәвештә БГӘ җитәкчелегенә кайгы уртаклашу телеграммасы җибәрде

13.05.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Вице-президенты, Премьер-министры, Дубай әмирлеге әмире Галиҗанәпләре шәех Мөхаммәд бән Рәшид Әл-Мәктүмгә, БГӘ Президенты шәех Хәлифә бән Зәид Әл Нахайян вафатына бәйле рәвештә, кайгы уртаклашу телеграммасы җибәрде.

"Илнең социаль-икътисади үсеше өчен күп көч куйган күренекле дәүләт эшлеклесе вафат булды, - диелә телеграмма текстында. - Мин Берләшкән Гарәп Әмирлекләре халкының ихлас күңелдән кайгыларын уртаклашам, шушы авыр югалтуга бәйле рәвештә гаиләгә һәм якыннарына кайгы-хәсрәтләрен уртаклашу сүзләрен җиткерәм . 
Татарстан Республикасы Президенты, "Россия - ислам дөньясы" стратегик караш төркеме рәисе Р.Н. Миңнеханов".

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Әбу-Даби Әмирлегенең варисы, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Кораллы көчләре баш командующие урынбасары шәех Мөхәммәд бән Зәид Әл Нәхаянга кайгы уртаклашу телеграммасын юллады. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте.