Татарстанда авыл хуҗалыгы культуралары белән планлаштырылган мәйданнарның яртысы чәчелгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Марат Җәббаров билгеләп үткәнчә, язгы чәчү күләмнәренең (1,8 млн. га) 895 мең гектары (планның 49% ы) чәчелгән. Шулардан бөртекле культуралар – 57% (605 мең га), шикәр чөгендере – 70% (35 мең га), кукуруз – 16% (32,2 мең га). Буа, Тәтеш, Спас, Аксубай, Зәй, Мөслим, Мамадыш һәм башка районнар чәчү эшләренең яхшы темпларын күрсәтә.
Техник мөмкинлекләр язгы кыр эшләрен агротехник срокларда башкарырга мөмкинлек бирә. Чәчү агрегатларының потенциалы тәүлек саен 150 мең гектарга кадәр чәчү ихтималы бирә.
Көзге культураларны тукландыру буенча планлаштырылган күләмнәр тәмамланган диярлек. 480 мең га (98%), күпьеллык үләннәр буенча – 300 мең га яисә 73% тукландырылган. Тырмалау (дым каплату) 2,5 млн. га мәйданда башкарылган, ягъни 82%.
Шул ук вакытта урып-җыю техникасын әзерләү дә бара. Ремонт-торгызу эшләрен башкару өчен 2 млрд. сумнан артык акча кирәк. Министр дилерларга заявкаларны оператив рәвештә урнаштырырга, оригиналь запчастьләр булмаганда альтернатив тәэминатчыларны эзләргә чакырды.
Ахырда Марат Җәббаров, бу атнада Саба районында тарихта беренче тапкыр тәүлегенә тулаем 300 тоннадан артык сөт савылды, дип хәбәр итте. Бу республиканың мондый югары күрсәткечкә ирешкән дүртенче районы инде.
Рөстәм Миңнеханов Саба районы хезмәтчәннәренә рәхмәт белдерде, азык-төлек иминлеген тәэмин итүгә һәм республика агросәнәгать комплексын үстерүгә лаеклы өлеш кертүләрен билгеләп үтте.