Товар запаслары буенча республиканың азык-төлек базарындагы хәл тотрыклы. Сәүдә челтәрләрендә һәм бүлү үзәкләрендә төп товарлар күләме халыкның ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен җитәрлек. Республика халкын азык-төлек белән тәэмин итү Оператив штабның эш төркеме даими контролендә тора. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Министр хәбәр иткәнчә, республикада эшләүче халыкның 40%ы кече һәм урта бизнес предприятиеләрендә эшли. «2022 елның 1 маена Татарстанда федераль салым хезмәте реестрында 165 меңнән артык кече һәм урта эшкуарлык субъекты исәпләнә. Ел башына үсеш темпы 103,4% тәшкил итә. Агымдагы вәзгыятьтә үсеш темпларын саклап калу, кече һәм урта эшкуарлыкның санкция басымы шартларына җайлашуын тәэмин итү бурычы тора», - диде Мидхәт Шаһиәхмәтов.
13 майга федераль һәм республика ярдәм чараларына 48,8 млрд. сумлык 4 мең 825 гариза бирелгән. 25,3 млрд. сумлык 2 мең 328 гариза хупланган. «Әгәр безнең районнар ярдәм чаралары буенча актив эшли икән, алар буенча без кече һәм урта бизнес үсешенең уңай динамикасын күзәтәбез», - дип билгеләп үтте министр һәм муниципалитетларны эшкуарларга ярдәм инструментлары турында активрак мәгълүмат бирергә өндәде.
Ул искәрткәнчә, 10 марттан бизнесны тикшерү өчен мораторий кертелгән. 2 ай эчендә республика эшкуарларын төбәк һәм муниципаль контроль органнары тарафыннан тикшерүләр саны агымдагы елның гыйнвар-февраль айлары белән чагыштырганда 11 тапкырга кимегән. Татарстанда мораторийны бозуга шикаятьләр булмаган.
Муниципаль районнарда сәнәгать парклары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру концепциясе кысаларында кабул ителгән чаралар комплексы сәнәгать өлкәсенә караган предприятиеләргә ярдәм итүнең кризиска каршы инструментларының берсе булып тора. Алар үз эченә салым преференцияләре һәм финанс ярдәм чараларын ала. Бүгенге көндә аккредитацияләнгән 54 сәнәгать паркы территориясендә эшчәнлек алып баручы предприятиеләр өчен адреслы ярдәм 70%тан да ким булмаган күләмдә күрсәтелә. Ел башыннан әлеге сәнәгать паркларына 19 яңа резидент җәлеп ителгән, 300дән артык яңа эш урыны булдырылган.
Сату һәм импортны алыштыру мәсьәләләрен хәл итү буенча республика маркетинг үзәге үз мөмкинлекләрен тәкъдим итә. Бер атна эчендә элек сатып алына торган продукция исемлеге 150 позициягә тулыланган, 500 позициягә алыштыру буенча тәкъдимнәр кертелгән.
Федераль дәрәҗәдәге система барлыкка китерүче оешмаларның ярдәм чараларында катнашуына мониторинг һәм контроль дәвам итә. Бер атна эчендә 2 сәнәгать оешмасы һәм АСК оешмасы 10,8 млрд.сумлык ташламалы кредитлар алуга гариза биргән. Элек хупланган гаризалар буенча бер атна эчендә 3,9 млрд. сум бирелгән. Хәзерге вакытта ИТ-тармакның, транспорт һәм ягулык-энергетика комплексларының системасын барлыкка китерүче оешмаларын ташламалы кредитлау программаларын гамәлгә ашыру өчен кредит оешмаларын сайлап алу бара.
Шулай ук министр иминият кертемнәрен түләү буенча 12 айга кичектерү бирелә торган ярдәмнең моңарчы күрелмәгәнчә күп булуын искә төшерде. Татарстанда срогы кичектерүдән 150 мең предприятие һәм оешма, шул исәптән 80 мең шәхси эшкуар файдалана ала, гомуми суммасы 38,9 млрд.сум. Ярдәм чараларын алучыларның 20%ы Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә теркәлгән. Эшчәнлек төрләре буенча иң күп оешмалар Төзелеш министрлыгына, Транспорт министрлыгына һәм Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына беркетелгән.