Татарстан Төзелеш министрлыгы башлыгы капремонт программаларын гамәлгә ашыруның барышы турында хәбәр итте

14.05.2022

Социаль-мәдәни өлкә объектларын капиталь ремонтлау һәм күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау буенча республика программаларын гамәлгә ашыру турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

5 муниципаль берәмлектә 8 объектта азык-төлек блогларын ремонтлау эшләре башланган. Шулай ук төзүчеләр Казанда ике гомуми белем бирү мәктәбен ремонтлауга керешкәннәр. «Табигать саклау чаралары» программасы кысаларында гомуми күләмнең 19%ында эшләр башкарылган. Стационар социаль хезмәт күрсәтү оешмаларына капиталь ремонт ясау буенча пландагы эш күләме 42%ка ябылган – 12 объектта эшләр тәмамланган.

Балаларны савыктыру лагерьларына капиталь ремонт 30%ка үтәлгән, балалар сәнгать мәктәпләренә - 32%, мәдәният объектларына - 33%, психологик-педагогик ярдәм үзәкләренә - 34%, яшьләр үзәкләренә - 36%, ресурс үзәкләренә - 37%, муниципаль архивларга - 44%, яшүсмерләр клубларына - 60%.

Агымдагы елда яңа программалар исемлегенә "Россельхозцентр" ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы 12 бинасын төзекләндерү эшләре кергән. Программаны үтәү 48% тәшкил итә.

Башкарма комитет биналарына капиталь ремонт ясау программасының 4 объекты тәмамланган. Эштә 7 бина бар. 51%ка ябылган. Стационар сәламәтлек саклау учреждениеләрен капиталь ремонтлау программасы объектларында подрядчылар планлы эш күләменең 53%ын үтәгәннәр. Сәламәтлек саклау министрлыгы линиясе буенча шулай ук үзәк район хастаханәсе биналарына һәм аларга караган учреждениеләргә капиталь ремонт ясау программасы гамәлгә ашырыла. 17 программа объектының 3сендә эшләр бара.

Ике программа ахырына якынлаша. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренә капремонт эшләре 94%ка башкарылган. 9 объектның 3сен тәмамларга калган. Баш ветеринария идарәсе карамагындагы учреждениеләр биналарын ремонтлау программасы 95%ка үтәлгән. 13 объектның 5сендә эшләр дәвам итә.

"Чистарту корылмаларын модернизацияләү һәм канализация челтәрләрен капиталь ремонтлау" программасы буенча 10 объектның 6сында эшләр бара. «Халыкны эчәр сулар белән тәэмин итү» программасына быел 128 объект кергән, шуларның 54ендә эшләр башланган. «Урам утларын торгызу» программасы буенча 165 җирлектә эшләр бара. Төзелеш-монтаж эшләре 22% дәрәҗәсендә.

Күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасын гамәлгә ашыру кысаларында төзелеш-монтаж эшләре – 14%ка, сезонлы эшләр 16%ка үтәлгән.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.