Рөстәм Миңнеханов Илкүләм медицина тикшеренү үзәкләре җитәкчеләре Андрей Каприн һәм Оксана Драпкина белән очрашты

13.05.2022

Казанга РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының радиология Илкүләм медицина тикшеренү үзәгенең генераль директоры Андрей Каприн һәм Милли медицина терапия һәм профилактик медицина тикшеренү үзәге директоры Оксана Драпкина эш сәфәренә килделәр.

ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очраштылар. Төбәкләрдә онкологик ярдәм күрсәтүне алга таба үстерү һәм камилләштерү, «Онкологик авырулар белән көрәш» төбәк проектын гамәлгә ашыру, сәламәтлек саклауда профессиональ ассоциацияләргә һәм җәмгыятьләрнең ярдәм итү һәм үзара хезмәттәшлеге мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Очрашу кысаларында Рөстәм Миңнеханов Андрей Каприн һәм Оксана Драпкинага Татарстан Республикасы дәүләт бүләге – «ТАССР төзелүгә 100 ел» медальләрен тапшырды.

Исегезгә төшерәбез, Илкүләм медицина тикшеренү үзәкләренең җитәкчеләре республикага Идел буе онкология форумы эшендә катнашу өчен килделәр (2022 елның 12-14 маенда Казанда уза), алар катнашында шулай ук Идел буе федераль округы субъектларының онкология хезмәтләре җитәкчеләре белән координацион киңәшмә узачак.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.