Рөстәм Миңнеханов кече нефть компанияләре җитәкчелеге белән киңәшмә уздырды

27.05.2022

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың кече нефть компанияләре җитәкчелеге белән киңәшмә үткәрде. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Катнашучылар 2022 елның беренче кварталындагы эш нәтиҗәләре турында фикер алыштылар һәм алга таба үсеш бурычларын билгеләделәр.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, беренче кварталда Россиядә 135 млн.  тонна нефть чыгарылган, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 8%ка артык. Республикада үсеш 7,3% тәшкил иткән. Татарстанда барлыгы 8,7 млн. тонна нефть чыгарылган: Татнефть» – 7 млн. тонна, кече нефть компанияләре – 1,7 млн. тонна.

«Беренче квартал нәтиҗәләрен без глобаль системалы үзгәрешләр шартларында чыгарабыз. Тулаем алганда, дөнья хәле, шулай ук Россиягә карата нефть эмбаргосын кертү мәсьәләләре буенча фикер алышу базарда билгесезлек үсешенә китерде. Нәтиҗәдә без нефть котировкаларының шактый артуын күрәбез. Бу сан бер баррель өчен 110 долларга кадәр тәшкил итте – бу 2014 елның августына карата максимум», – диде ТР Президенты.

Ул ассызыклаганча, беренче кварталда Татарстанда сәнәгать җитештерүе күләме 1 трлн. 227 млрд. сум тәшкил иткән. Шактый өлеше – 26,2%ы нефть.

Ростехнадзорның Идел буе идарәсе җитәкчесе Азат Мөбарәкшин хәбәр иткәнчә, республикада 354 куркыныч җитештерү объектыннан файдаланучы 31 кече нефть компаниясенә карата күзәтчелек эшчәнлеге алып барыла. Ул искәрткәнчә, март аеннан илдә планлы тикшерүләргә мораторий кертелгән. Моңа бәйле рәвештә Ростехнадзор белгечләре беренче (41 берәмлек) һәм икенче (58 берәмлек) куркынычлык классындагы җитештерү объектларын тикшерүне дәвам итәчәк. Дәүләт күзәтчелеге кысаларында хисап чорында 8 тикшерү үткәрелгән: 3се – план буенча, 5се – элек бирелгән күрсәтмәләрне төзәтү буенча планнан тыш тикшерүләр. Планлы тикшерүләр кысаларында 123 бозу очрагы ачыкланган, аларның төп өлеше – техник торышы, документаль хокук бозулар һәм хезмәткәрләрнең компетенцияләре җитәрлек булмау.

Киңәшмәдә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, һәр җитәкче производствода авариясез эшне тәэмин итү өчен шәхси җаваплылык тота.

Беренче кварталда Татарстан Республикасы кече нефть компанияләренең эш нәтиҗәләре турында тулырак итеп генераль директорның беренче урынбасары - «Нефтеконсорциум МНК» АҖ баш инженеры Олег Вышенский сөйләде. Кече нефть компанияләре тарафыннан 74,1 млрд. сумлык продукция төяп озатылган, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 54%ка артыграк. Эксплуатацион бораулау буенча кече компанияләр 84 мең метр тау токымы бораулаган. 74 яңа скважина файдалануга тапшырылган. Катламнарның нефть бирүчәнлеген арттыру алымнары 27 кече компаниядә кулланылган, алар буенча чыгару 408 мең тонна тәшкил иткән.

Шулай ук Олег Вышенский билгеләп үткәнчә, быел Татарстан Республикасының кече нефть чыгару компанияләре барлыкка килүгә 25 ел тула. Бу вакыт эчендә 8 меңгә якын эш урыны булдырылган, республикада чыгарыла торган нефтьнең гомуми күләмендә кече компанияләрнең нефть чыгару өлеше 3%тан 20%ка кадәр арткан. Бүген кече нефть компанияләре ел саен 7 млн. тоннадан артык нефть чыгаралар. Җыелма нефть күләме 140 млн. тонна тәшкил итте. 210 млрд. сумнан артык инвестиция кертелгән. Барлык дәрәҗәдәге бюджетларга 1,2 трлн. сумнан артык салым түләүләре күчерелгән.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.