Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин «Тяжмаш» ДК президенты Сергей Трифонов белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Мөнәсәбәтләрне үстерү, сәнәгать һәм авыр машина төзелеше өлкәсендә эшлекле элемтәләрне ныгыту мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Белешмә өчен:
«Тяжмаш» компанияләр төркеме – җитештерү мәйданчыклары, Россиядә, Европада һәм Латин Америкасында вәкиллекләр, филиаллар һәм бүлендек җәмгыятьләр, шулай ук куәтле конструкторлык-технологик потенциалы булган аерым бүлекчәләр. «Тяжмаш» ДК партнерлары арасында: «РусГидро» ҖАҖ, «Севмаш «ҖБ» АҖ, «Норильский никель «ГМК» ГАҖ һәм Россиядә һәм чит илләрдә башка компанияләр.