Бүген «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышында берничә инновацион проект каралды. Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Н.Д. Зеленский исемендәге Органик химия институтының металл һәм аларның оксидлары төшерелгән катализ лабораториясе мөдире. Александр Стахеев газ чыгармаларын азот оксидларыннан чистартуның импортны алыштыручы катализаторларын эшләү турында хәбәр итте. Кәрәзле катализаторлар ягулык-энергетика комплексы һәм металлургия предприятиеләрендә ташламаларны киметергә мөмкинлек бирәчәк. Әлеге технологияне дизель автомобильләре катализаторларында да (аерым алганда, КАМАЗ) кулланырга мөмкин. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бу юнәлешләрне ягулык-энергетика комплексы предприятиеләреннән чыгарып ташлауларны киметү өчен үстерергә кирәк.
Санкт-Петербургның «Балтмаш» предприятиесе «Кама Аланы» индустриаль паркында сыекландырылган табигый газ ташу һәм саклау өчен пенополиуретан түбән температуралы изоляция җитештерергә әзер. Әлеге продукция газ ташу суднолары, танк-контейнерлар, резевуарлар, суыткычлар һ.б.лар төзү өчен кирәк. Ул искәрткәнчә, тиздән республикада сыекландырылган табигый газ җитештерүе эшли башлаячак.
Татарстан предприятиеләре өчен акселератор программасы турында «Сколково» фондының төбәк һәм халыкара үсеш буенча вице-президенты Юрий Сапрыкин сөйләде. Сколково һәм Иннополис фондының уртак программасы финанслашуны һәм җитештерү һәм санлы проектларга комплекслы экспертиза үткәрүне күздә тота. Темалар – Big Data һәм ясалма интеллекттан алып генетика һәм биотехнологияләргщ кадәр. Финалистлар эшләнмәләрне гамәлгә кертү өчен 7әр млн. сум акча алачак. Рөстәм Миңнеханов ТР Икътисад министрлыгына һәм Финанс министрлыгына проектны киңәйтергә кушты.
«Пи Эм Ай Системс» ҖЧҖ (Мәскәү) баш технологы Дмитрий Панин Татарстанда катлаулы нефтьле калдыкларны тирәнтен эшкәртү буенча сынау проектын эшләтеп җибәрү планнары турында хәбәр итте. Россия Федерациясендә мобиль термодесорбцион җайланма эшләнгән, ул аларны саклау урынында теләсә нинди нефть шламнарын утильләштерә ала. Аны «Нурлатнефть» НГЧИсе («Татнефть») ятмаларында сынап карарга мөмкин. Д. Панин бу җайланмаларны Татарстан Республикасында җыярга, шул исәптән экспортка да чыгарырга тәкъдим итте. Бу өлкәдә квалификацияле кадрлар әзерләү өчен фәнни-белем бирү үзәге (ФҮ) булдыру тәкъдим ителә. Проектта Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Идарә проблемалары халыкара фәнни-тикшеренү институты катнаша.
Утырышта катнашучыларга «Зираэль» ҖЧҖнең Чаллы филиалы җитәкчесе Дмитрий Бухарин сәнәгать тузан суырткычының өр-яңа моделен күрсәтте. Үзәк барнаулның «СИБФОРС» ҖЧҖнең рәсми вәкиле булып тора. Үзәк чистарту камераларының 99,9% кисәкчәләрен – оннан һәм цементтан алып металл йомычкага кадәр чистартырга сәләтле. Рөстәм Миңнеханов проектны кызыклы дип атады. Ул инвесторга производствоны махсус икътисадый зоналарның берсендә (МИЗ) урнаштырырга тәкъдим итте. «Безгә кешеләр эшли торган предприятиеләрдә нәтиҗәле чистарту системалары кирәк. Бу бит җитештерү культурасы!» – дип ассызыклады ТР Президенты.