Татарстан Республикасында бүгенгә 1,580 млн. гектар, ягъни планның 86%ы чәчелгән, ул 1,8 млн. га тәшкил итә, шул исәптән бөртеклеләр – 91% (план – 1,1 млн. га, факт – 950 мең га), шикәр чөгендере – 96% (план – 51,2 мең га, факт – 49,3 мең га), кукуруз – 65% (план – 204 мең га, факт – 115 мең га), көнбагыш – 86% (план – 208 мең га, факт – 180 мең га), рапс – 74% (план – 131 мең га, факт – 96% мең га мәйданда чәчелгән. Шулай ук бәрәңге, яшелчә – 52% (план – 7,1 мең га, факт – 3,7 мең га) чәчелгән.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Марат Җәббаров билгеләп үткәнчә, кыр эшләре башланганнан бирле явып узган явым-төшемнәр әлегә чәчү кампаниясен тәмамларга мөмкинлек бирмәгән. Гидромедүзәк мәгълүматлары буенча, Татарстан Республикасы буенча апрель һәм майның ике декадасында уртача 130 мм явым-төшем яуган, бу еллык уртача күрсәткечтән 2 тапкыр диярлек артык.
Шул ук вакытта 13 муниципаль район финиш сызыгына якынлаша һәм чәчү кампаниясен төгәлләп килә. Шул ук вакытта 6 муниципаль районда план мәйданнарының 70%тан кимендә чәчелгән.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы фикеренчә, чәчү эшләрен тәүлегенә 100 мең гектардан да ким булмаган күләмдә башкарып, барлык көчләрне чәчүгә мобилизацияләргә һәм чәчүне 5 июньнән дә соңга калмыйча төгәлләргә кирәк.
Марат Җәббаров шулай ук иртә язгы бөртекле культураларны, шулай ук көнбагыш һәм соя чәчүнең оптималь сроклары тәмамлануын искәртте. «Бүген әлегә карабодай, рапс һәм горчица буенча чәчүнең оптималь сроклары җитешми. Бу культураларны чәчү сроклары узган культураларга альтернатива буларак карарга тәкъдим итәм. Өстәвенә, аларга ихтыяҗ ел саен арта», - дип мөрәҗәгать итте министр киңәшмәдә катнашучыларга.
Уҗым культуралары турында сөйләгәндә, ул чүп үләннәре үсеше күзәтелүен һәм имин гербицидлар белән эшләргә кирәклеген искәртте.
«Язгы бөртекле культуралар буенча явым-төшемнәр туфракны тыгызландыруга китерә. Монда туфрак тамырын җимерү максатларында чәчүлекләрне тырмалау мәҗбүри кабул ителергә тиеш», - диде Марат Җәббаров.
Министр быел уңышны җыеп алу вакыты соңрак булачак, дип фаразлады. «Урып-җыю вакытының соңрак булачагын аңлап, ындыр табагы һәм киптерү комплексын әзерләүгә игътибарны юнәлтәсе килә. Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренең барлык киптерү комплексларын алдан ук эш хәленә китерергә кирәк, - алдан ук икмәк кабул итү предприятиеләре һәм элеваторлар белән хезмәт күрсәтүгә килешүләр төзү буенча мәсьәләләрне эшләргә кирәк».
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында 44 элеватор эшли, аның гомуми куәте – бер тапкыр эшләгәндә 2,5 млн. тоннадан артык ашлык.