Яңалыклар

12.05.2022

Бүгенге көндә төп максат – предприятиеләрнең тотрыклы эшләвен һәм үсешен тәэмин итү. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика сәнәгатен үстерү буенча киңәшмәдә хәбәр итте. Чара Казан дәүләт казна дары заводында узды.

11.05.2022

Бүген Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Казан обводын һәм Сур оборона чиген төзүчеләр хөрмәтенә «Тылда батырлык» дип исемләнгән төбәкара патриотик марафон тәмамлануга багышланган кичә узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Чуаш Республикасы Башлыгы Олег Николаев катнашты.

11.05.2022

Бүген Тарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чуаш Республикасы Башлыгы Олег Николаев белән очрашты.

Очрашу Казан Кремлендә Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды. Исегезгә төшерәбез, Олег Николаев Казанга Казан обводының һәм Сур оборона чиге төзелешенең 80 еллыгына багышланган тантаналы чарада катнашу өчен килде (чара бүген, 11 майда, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә узачак).

11.05.2022

Идел буе Болгарстанында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында төп вакыйгалар агымдагы елның май аенда республика территориясендә узачак. Алар булачак гомуми планга кертелгән, үз эченә 150 аерым вакыйгаларны ала. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхеразыев хәбәр итте.

10.05.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лениногорск муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Олимпия резервының трамплиннан сикерү һәм чаңгыда ике төр ярыш буенча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе эше белән танышты.

10.05.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лениногорск муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Россия Федерациясе Герое Дамир Нәзир улы Исламов каберенә чәчәкләр салды.

Искәртеп узабыз, өлкән лейтенант Дамир Нәзир улы Исламов 2022 елның 7 мартында Украинаны демилитаризацияләү һәм денацификацияләү буенча махсус хәрби операция үткәргәндә Т-72Б1 танкы экипажы составында батырлык күрсәткән.

10.05.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов күпьеллык үлән орлыкларын чистарту заводында (Рослов В.А. КФХ) булды.

Предприятие Лениногорск муниципаль районында (Ивановка авыл җирлегендә) урнашкан.

10.05.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лениногорск муниципаль районында эш сәфәрендә булды.

Сәфәрнең төп максаты - язгы кыр эшләренең барышы белән танышу, кайбер авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә булу. Моннан тыш, Лениногорск муниципаль районы хуҗалыклары җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашу планлаштырылган.

Татарстан Президенты Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәенов һәм ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров озатуында «Виктория» крестьян-фермер хуҗалыгында булды.

10.05.2022

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Азнакай районында булды. Төп максаты - язгы кыр эшләренең барышы белән танышу.

09.05.2022

Бүген Татарстанда Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итү чаралары кысаларында «Үлемсез полк» йөреше уза.

Казандагы йөрешкә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов да кушылды.  

Битләр: << 471 472 473 474 475 476 477 ( 478 ) 479 480 >>