Яңалыклар

17.05.2022

Визитның максаты – Иннополис Университеты белән «Газпром» ГАҖ һәм ИТ һәм цифрлаштыру юнәлешендә бүлендек җәмгыять персоналын укыту кысаларында белем бирү проектлары турында фикер алышу булды.

17.05.2022

Бүген  Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чечен Республикасы Башлыгы Рамзан Кадыйров белән очрашты.

Очрашу Грозныйда Рөстәм Миңнехановның Чечен Республикасына эш сәфәре кысаларында узды.

17.05.2022

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россиядә иң яхшы такси йөртүче-2021» конкурсының федераль этабын ачу тантанасында катнашты.

Конкурс Чечня Республикасында «Крепость Грозный» автодромында уза.

17.05.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Герое, Чечня Республикасының Беренче Президенты каберендә булды.

Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Грозный шәһәрендә кыска вакытлы эш сәфәрендә.

17.05.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чечня Республикасына бер көнлек эш сәфәренә килде.

«Грозный» халыкара аэропортында Рөстәм Миңнехановны Чечня Республикасы Башлыгы Рамзан Кадыйров каршы алды.

17.05.2022

Кадерле дуслар!

Сезне Бөтендөнья электр элемтәсе һәм мәгълүмат бергәлеге көне белән котлыйм. Бу көн – мәгълүмат технологияләре өлкәсендә эшләүче барлык программистларның, система администраторларының, интернет-провайдерларның, веб-дизайнерларның, интернет-басмаларның мөхәррирләренең һәм тагын күп белгечләрнең һөнәри бәйрәме.

16.05.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чистайның тарихи үзәген карап чыкты.

Ул Мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы комитеты рәисе Иван Гущин һәм Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов озатуында реконструкцияләү күздә тотыла торган мәдәни мирас объектлары белән танышты.

16.05.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Чистай» индустриаль паркында булды. Ул «Чистай»  алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе резидентлары «Барс» аяк киемнәре компаниясе» ҖЧҖ инвестицион проекты белән танышты. Проект турында «Барс» аяк киемнәре компаниясе» ҖЧҖ генераль директоры Салаев Максим сөйләде.

16.05.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чистай муниципаль районына эш сәфәрендә. Ул районда язгы кыр эшләренең барышы белән танышты, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә булды.

15.05.2022

Кадерле татарстанлылар!

15 майда без Халыкара гаилә көнен – иң якты һәм күңелле бәйрәмнәрнең берсен билгеләп үтәбез.

Тормышыбыз безгә яраткан һәм якыннарыбыз бүләк иткән җылылык һәм игелек белән тулы. Аларның ярдәме һәм мәхәббәте безне шатлыклы һәм кайгылы минутларыбызда озата бара, иҗатка рухландыра, көч бирә, иң катлаулы мизгелләргә ышаныч һәм батырлык өсти.

Битләр: << 471 472 473 474 475 ( 476 ) 477 478 479 480 >>