Татарстан Президенты Актаныш районында каберне мәсхәрәләүдә гаеплеләрне оператив рәвештә билгеләргә өндәде

10.06.2022

Актаныш районында каберне мәсхәрәләүдә гаеплеләрне оператив рәвештә ачыкларга һәм аларны җаваплылыкка тартырга кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

«Безнең җәмгыятьтә мондый хәлләр булырга тиеш түгел. Безнең гореф-гадәтләрдә төрле милләт һәм дин кешеләрен хөрмәт итәргә кирәк. Гаеплеләр, һичшиксез, билгеләнергә һәм үз гамәлләре өчен тулы җаваплылыкка тартылырга тиеш», - дип ассызыклады ТР Президенты.

Район һәм шәһәр башлыкларына Рөстәм Миңнеханов бу мәсьәләгә игътибар белән карарга һәм мондый очракларга юл куймаска кушты. «Бу нормаль күренеш түгел, безнең республикага хас түгел. Теләсә нинди динне хөрмәт итегез. Һәркемнең үз дине бар, кешене хөрмәт итегез», - диде ул.

Татарстан Президенты Актаныш районы өчен һәрвакыт тәртип һәм тотрыклылык булган вәзгыятькә юл куелмауны аерым билгеләп үтте.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.