Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия тынычлык фонды» халыкара иҗтимагый фонды вәкилләре белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
2021 елда ТР Дәүләт хезмәтләре порталыннан актив файдаланучылар саны 1,6 млн. кешегә кадәр арткан. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Илья Начвин хәбәр итте.
«Ак Барс» хоккей клубы Татарстанның горурлыгы һәм чын бренды булып тора. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан командасы уенчылары һәм тренерлары белән очрашуда белдерде. Очрашу плей-офф уеннары башланыр алдыннан «Татнефть-Арена» да узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «KRAVT HOTEL KAZAN AIRPORT» кунакханә комплексын ачуда катнашты.
Яңа кунакханә - «Казан» халыкара аэропорты һәм «Казан Экспо» күргәзмә комплексы янындагы күп функцияле кунакханә комплексы ул.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда яңа перинаталь үзәк нигезенә беренче таш салу тантанасында катнашты. Медучреждение 7-нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсенең бала табу йорты нигезендә урнашачак.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «Илкүләм интеллектуаль үсеш» студентлар, аспирантлар һәм яшь галимнәрнең фәнни-проект эшчәнлегенә ярдәм итү фонды («Иннопрактика» бренды) төбәкнең икътисадый үсешенә һәм технологияләр трансферын стимуллаштыруга юнәлдерелгән хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар.
Яклар төбәкнең инновацион инфраструктурасын формалаштыру, кеше капиталын үстерү һәм Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексына Россиянең конкуренциягә сәләтле технологияләрен кертү өчен шартлар булдыру буенча бергәләп эшләргә планлаштыралар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы кече нефть компанияләренең 2021 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясадылар.
Киңәшмә ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Киңәшмәне ачып, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, 2021 елда тулаем ил буенча нефть чыгару 524 млн. тонна тәшкил иткән, бу 2020 елга караганда 2,2%ка күбрәк.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды.
Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында барды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында барды.
Директорлар советы 2022 елның гыйнварында «Татнефть» ГАҖ бюджеты үтәлеше нәтиҗәләрен карады һәм 2022 елның март аена бюджетын раслады.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ломжа һәм Ю. Фучик урамнары киселешендәге Казан метрополитены икенче линиясенең төзелеп килүче участогында булды.
Биредә тоннель үткәрү комплексы җир өслегенә чыккан, Казан метрополитенының икенче линиясендәге беренче участок тоннеле төгәлләнгән.