ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров: Татарстанда чәчү кампаниясе тәмамланды

10.06.2022

Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе тәмамланды. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Марат Җәббаров, тулаем алганда, авыл хуҗалыгы эшләренең барышы һәм хуҗалык итүнең кече рәвешләренә дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләде.

Аерым алганда, ул 1,575 млн. га мәйданда саклагыч чаралар үткәрү турында хәбәр итте (шуларның 795 мең га – чүп үләннәренә, 268 мең га – авыруларга, 162 мең га – корткычларга каршы). Яфрактан тукландыру 350 мең га мәйданда башкарылган.

Кырларда уңыш формалаштыру белән беррәттән терлек азыгы әзерләү дә башланган. Агымдагы елда 3,2 млн. тонна сенаж, 3,7 млн. тонна силос һәм 350 мең тонна печән әзерләргә кирәк булачак. Бер шартлы терлеккә 40 центнер терлек азыгы берәмлеге бар.

Әлки, Зеленододльск, Саба, Түбән Кама, Зәй, Нурлат, Актаныш, Алексеевск районнары терлек азыгы әзерли башлаган. Шулай ук терлек азыгы әзерләүгә инвесткомпания агрофирмалары да керешкән.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы хуҗалык итүнең кече рәвешләрен үстерү турында сөйләде. Мәсәлән, соңгы 3 елда фермерларның барлык төр терлек һәм кош-корт саны арту күзәтелә, акчалата керем күләме арта. Яңа Чишмә, Теләче, Әгерҗе, Кукмара, Саба, Мамадыш, Биектау районнарында терлекләр саны арткан. Аксубай, Зәй, Лаеш, Мөслим, Лениногорск, Ютазы районнарында мөгезле эре терлекләр саны кимегән.

Әеге үсеш яшьләрне фермер эшенә җәлеп итү һәм булган фермерларга ярдәм итү аркасында тәэмин ителгән.

2019 – 2021 елларда кече хуҗалык рәвешләренә грант ярдәме күрсәтүгә 3,1 млрд. сум җибәрелгән, шул исәптән «Гаилә фермаларын үстерү» – 1026 млн. сум; «Авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү» – 791 млн. сум; «Агростартап», «Яшь фермер» – 1273 млн. сум; «Агрогресс» – 24 млн. сум.

Гаилә фермаларын һәм «Агростартап»ны үстерүгә 530 млн. сумлык 90 фермер грантлар алган. Әлеге проектларны тулысынча гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә 2 ел дәвамында терлекләрнең баш саны (сыерлар – 1,5 мең баш; симертүдә – 2,3 мең баш; ат – 320 баш; сарыклар – 300 баш; кош-корт – 490 мең башка) арту көтелә.

Грант программаларында соңгы 3 елда иң актив Саба, Кукмара, Тукай районнары, анда 23 – 25 фермер һәм кооператив грантлар алды.

Җитештерү күләмнәрен арттыру өчен иң зур резервлар – авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерүдә. Бу сектор иң интенсив үсешне күрсәтә. Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары әгъзаларының гомуми саны 2021 елда гына 2 мең берәмлеккә арткан һәм 10 мең тәшкил иткән, акчалата керем 2,7 млрд.исумга арткан һәм 9,2 млрд. сум тәшкил иткән. Кооперациягә дәүләт ярдәме белән яңа әгъзаларны җәлеп итү хисабына җитештерү күләмнәрен арттыру планлаштырыла, бу – илкүләм проект кысаларында грантлар һәм субсидияләр.

Марат Җәббаров «Минем субсидияләр» системасы турында сөйләде, аның аша инде икенче ел шәхси ярдәмче хуҗалыкларга субсидияләр бирелә. Май башында 50 мең кешегә акча бирелгән.

Моннан тыш, халык тарафыннан мини-фермалар төзү программасына ихтыяҗ зур, 2015 елдан башлап 558,6 млн. сумлык 2456 шәхси ярдәмче хуҗалык субсидия алган, шул исәптән 2022 елда – 50 млн. сумлык 107 шәхси ярдәмче хуҗалык.

Марат Җәббаров нотыгы ахырында, Кукмара муниципаль районы хезмәтчәннәре республика тарихында беренче тапкыр тәүлегенә 400 тонна тулаем сөт савып алдылар, дип хәбәр итте.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Елена Бритвина. ТР Авылхуҗалыгы министрлыгы материаллары кулланылды