ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов: республиканың азык-төлек базарындагы вәзгыять тотрыклы

10.06.2022

Татарстан Республикасы икътисадын тотрыклы үстерүне тәэмин итү чаралары турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Атна эчендә товар запаслары буенча республиканың азык-төлек базарындагы хәл тотрыклы. Сәүдә челтәрләрендә һәм бүлү үзәкләрендә төп товарлар күләме ихтыяҗны канәгатьләндерү өчен җитәрлек, дип хәбәр итте Мидхәт Шаһиәхмәтов, сәүдә челтәрләре һәм муниципаль берәмлекләр мәгълүматлары буенча, агымдагы атна эчендә куллану товарларына ихтыяҗ артмаган, продукция китереп тору вакытында башкарыла.

Республика халкын азык-төлек белән тәэмин итү Оператив штаб эш төркеменең даими контролендә тора.

Республиканың хезмәт базарындагы хәл бер атна эчендә сизелерлек үзгәрмәгән.

Муниципаль берәмлекләр башлыкларына, Татарстан Республикасы Хезмәт министрлыгына һәм тармак министрлыкларына предприятиеләр тарафыннан билгеләнгән социаль гарантияләрне вакытында түләүне даими контрольдә тотарга кирәк.

Бер атна эчендә Россия икътисадын барлыкка китерүче оешмаларның әйләнештәге акчаларын тулыландыруга ташламалы кредит бирү программасы буенча элек тапшырылган гаризалар буенча 4,7 млрд. сум бирелгән.

Эшкуарларны федераль ярдәм чараларына җәлеп итү өлешендә узган атнада республика эшкуарлары тарафыннан 4,8 млрд. сумлык 270 гариза бирелгән иде. Атна эчендә 4,1 млрд.сумлык 161 заявка хупланга.

Эшкуарларга шулай ук республика ярдәм итү  чаралары да күрсәтелгән. Узган атнада республика эшкуарлары тарафыннан 51,2 млн. сумлык 30 гариза бирелгән. Атна эчендә 15,1 млн сумлык 28 гариза хупланган.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.