Рөстәм Миңнеханов Коми Республикасы Башлыгы Владимир Уйба белән очрашты

16.06.2022

Рөстәм Миңнеханов Коми Республикасы Башлыгы Владимир Уйба белән очрашты. Очрашу Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында узды.

«Безнең машина төзелеше, нефть, нефть химиясе тармакларының эре предприятиеләренең хезмәттәшлекне үстерү белән кызыксынуы зур. Безнең төбәкара товар әйләнеше 3,5 млрд. сум дәрәҗәсендә теркәлгән. Ышанам ки, без аны үстерә һәм уртак эшнең яңа юнәлешләрен ача алачакбыз», - дип билгеләп үтте Татарстан Президенты.

Бүген Коми Республикасы белән «Татнефть» ГАҖ шиналар китерү өлешендә актив хезмәттәшлек алып бара, узган ел нәтиҗәләре буенча бу 166 миллион сумнан артык акча тәшкил итә.

«КАМАЗ» ГАҖнең рәсми дилерлар челтәре бар. 2022 елның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча Комига 81 КАМАЗ китерелгән.

«Әлмәт тобалар заводы» АҖ узган ел нәтиҗәләре буенча 124 тонна торба китергән.

Хезмәттәшлек өчен перспектив юнәлешләр:

- Татарстанның машина төзелеше продукциясе Комига җибәрү;

- медицина билгеләнешендәге инструментлар һәм җайланмалар белән тәэмин итүне киңәйтү;

- продукция һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә «Ак Барс» суднолар төзү корпорациясе» АҖнең уртак проектларын гамәлгә ашыру мөмкинлеген карау;

- халык кулланышы продукциясен китерүне киңәйтү.

Коми башлыгы КВЗ вертолетларын сатып алу белән кызыксынуын белдерде.

Татарстан һәм Коми җитәкчеләре республикаларның үзара көннәрен үткәрү турында килештеләр.

Очрашу ахырында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте