Бүген Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында «Бөек Идел юлы» төбәкара туризм проектын гамәлгә ашыру буенча хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
Килешүгә туризм буенча Федераль агентлык, Татарстан Республикасы, Марий Эл Республикасы, Ульяновск өлкәсе Хөкүмәте, Самара өлкәсе һәм Чуаш Республикасы Министрлар Кабинеты арасында кул куелды.
Имзалау тантанасында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко катнашты.
Килешү предметларының берсе – төбәкара елгаларда пассажирлар йөртү системасын торгызу.
Исегезгә төшерәбез, Идел буе федераль округының алдынгы проектларын яклау нәтиҗәләре буенча РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко каршында «Идел сәяхәте» туризмын үстерү буенча төбәкара инициатива формалаштырылды. Проектның идеясе – Идел буе федераль округы территориясендә комплекслы туризм ягыннан үсеш алган макро-территория булдыру һәм аны заманча шәһәр яны һәм төбәкара пассажирлар йөртү белән тәэмин итү. Хәзерге вакытта проектка 7 төбәк керә: Татарстан Республикасы, Түбән Новгород өлкәсе, Марий Эл Республикасы, Пермь крае, Ульяновск өлкәсе, Саратов өлкәсе, Мордовия Республикасы.
Кул куелган килешү бердәм мәгълүмати мохит үсешенә, аерым алганда, төбәкләрнең туризм потенциалы турында мәгълүмат бирергә, шулай ук төбәкара проектны алга этәрергә, елга төбәкара пассажирлар йөртүне үстерүгә ярдәм итәчәк.
Килешүгә туризм буенча Федераль агентлык җитәкчесе Зарина Догузова, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Марий Эл Республикасы Башлыгы вазыйфаларын башкаручы Юрий Зайцев, Чуаш Республикасы башлыгы Олег Николаев, Ульяновск өлкәсе Губернаторы Алексей Русских, Самара өлкәсе губернаторы Дмитрий Азаров кул куйдылар.